Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Киемнәре тәненә эреп ябышкан иде, хастаханәдә җан бирде”

Чаллыда 62 яшьлек ханым үз өендә, янгын аркасында вафат була.

news_top_970_100
“Киемнәре тәненә эреп ябышкан иде, хастаханәдә җан бирде”

Узган төндә Чаллы шәһәренең 41/03 йортында янгын чыга. 6 каттан төшкән төтен исен иң элек күршеләре сизеп ала. Янгынның кайсы фатирда чыгуын да чамалыйлар. Әлеге катта 62 яшьлек ханым япа-ялгы көн күрә. Бәхетсезлек очрагын булдырмас өчен, күршеләр шундук янгын сүндерү хезмәтенә шалтырата. Янгын сүндерү машинасы да санаулы минутлар эчендә эчендә килеп җитә. Ялгыз ханымны ут эченнән алып чыгалар-чыгуын. Тик гомер көзенә кергән хатынның инде гомере кыл өстендә була.

Коткаручылар 62 яшьлек хуҗабикәне аш бүлмәсендә таба. Ул аңында булмый, тәненең күп өлеше пешкән.

Әлеге өйдә, хәтта аш бүлмәсендә дә янган җиһазлар, чүпрәк-чапрак юк. Бары тик ханымның өстендәге киемнәре генә янган.

Беренче ярдәм вакытында күрсәтелсә дә, табиблар хатынның гомерен саклап кала алмый. Өченче дәрәҗә пешү диагнозы куелган ханым реанимациядә җан бирә. Хәзер янгынның сәбәпләре ачыклана. Беренчел фараз: ут белән сак эш итмәү. Шуның аркасында әлеге ханымның киеменә ут кабарга мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100