news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Киемнәре эри башлаган». Нәни малай һәм аның әтисе бөтен авылны янгыннан коткарган

Самара өлкәсендә эколог булып эшләүче ир-атны һәм аның улын бүләкләргә җыеналар.

news_top
«Киемнәре эри башлаган». Нәни малай һәм аның әтисе бөтен авылны янгыннан коткарган

Самара өлкәсендә чак кына бер авыл янмый калган. Фаҗига булдырмый калган өчен, алты яшьлек малай һәм аның әтисен бүләкләргә җыеналар.  Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кырдагы үләнгә кемдер ут төрткән. Ут «дулкыны» чак кына торак йортларга күчми кала.

Бу вакытта биредә яшәүче эколог һәм аның нәни улы якыннан гына узып бара. Ялкынны беренче булып бал күреп ала.

Шуннан соң алар әтиле-уллы утны сүндерә башлыйлар, экстрен хезмәтләргә хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, алты яшьлек малай һәм аның әтисе шактый мәйданда утны туктатырга өлгерә. Аларның өс һәм аяк киемнәре кызудан эри башлаган була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар