Киемнән җиләк табын ничек бетерергә? Гүзәл Уразовадан шәп киңәш (видео)
Җырчы Гүзәл Уразова инстаграмда файдалы киңәшләр рубрикасын башлый. Беренче видео җиләк табыннан котылу турында.
"Дуслар, җиләк чоры башланды. Шуның белән беррәттән #лайфхакотуразовой рубрикасын башлап җибәрергә булдым. Файдалы киңәшләр белән лентаны бераз төрләндерәсем килә.
Тәүге лайфхак әни булган кешеләрнең күңеленә аеруча хуш килер дип уйлыйм.
Озын сүзнең кыскасы: әгәр дә киемегездә җиләк-җимештән тап калса, бер дә борчыласы түгел. Əлеге тапларны әче сөт продукциясе (катык, ряженка, кефир...) белән җиңел генә бетереп була. Миңа һәрчак бу ысул ярдәм итә. Тик шуны истә тотырга кирәк: җиләк тапларын порошок яисә сабын белән юсаң, ул реакциягә керә һәм һич юылмас кара тапка әйләнә.
Хөрмәт итеп һәм яратып, сезнең Гүзәл", - дип язган җырчы.