Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киемдәге суперкеләй табын ничек бетерергә?

Суперкеләй — файдалы әйбер. Аның белән аяк киемнәрен дә, көнкүреш кирәк-яракларын да төзәтеп була. Ул бар нәрсәне, хәтта бармактагы тирене дә беркетеп куя.

news_top_970_100
Киемдәге суперкеләй табын ничек бетерергә?

Суперкеләйның киемгә эләгүе зур проблема әйләнә. Аны җылы су һәм кер порошогы белән генә юып төшереп булмый. Шулай да моннан котылуның берничә ысулы бар. Бу хакта файдалы киңәшләр сайты яза.

Тапланган киемне полиэтилен пакетка салып, туңдыргычка куярга кирәк. Температура ким дигәндә 18 градус булырга тиеш.

2 сәгать узуга пакетны алырга кирәк. Бу вакыт эчендә келәй тулысынча ката, консистенциясен һәм текстурасын үзгәртә һәм бераз купшаклый башлый. Аны пычак белән әкрен генә кырып алырга була.

Шулай да әзрәк келәй эзе калган икән, аны кайнарлап бетерергә була. Момент-келәйның эрү температурасы якынча 80 градус.

Моның өчен үтүк кирәк булачак. Тапланган кием өстенә мамык тукыма капларга, соңыннан шул урынны үтүкләргә кирәк. Җылынган келәй  тиз эри һәм аның табын тиз генә тукымадан бетереп була.

Соңыннан киемне җылы суда кер сабыны белән юарга кирәк. 

Тагын берничә ысул бар. Мәсәлән, май кулланырга була. Пычранган урынга ак май, вазелин яки глицерин сөртергә була. Тиз кибә торган келәйләрнең кайбер төрләрен шушы матдәләр эретә.

Әгәр катыру һәм җылыту ярдәм итми икән, химик матдәләр кулланырга була. Теләсә кайсы тукыма өчен ацетон яки тырнак лагы бетерә торган сыекча, ак тукыма өчен белизна, йон һәм ефәк әйберләр өчен бензин кулланырга мөмкин. 

Даруханәләрдә сатыла торган «Демиксид» кебек арзанлы препарат та ярдәм итә. Аны кулланганда резин перчаткалар кияргә кирәк. 

Бик юка, нәзберек тукымаларны уксус белән чистартырга була. 

Бу матдәләрне куллану схемасы бер төрле: сайлаган матдәне аз гына тапка сөртергә кирәк. Ә тукыма юка икән, су белән болгатып, киемне шушы эремәгә салып тору яхшырак булыр.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100