Мобилизацияләнгәч «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Артур Хәсәнов үзенең туган көнен бәйрәм итә. «Туган көнем белән мине! 35 яшь!» – дип язган ул сторисларында. Үзен тәбрикләргә теләүчеләр өчен җырчы егет, шаяртып, карта номерын да калдырган.
Башкортстанның Илеш районы егете Артур Хәсәнов узган ел сентябрь аенда мобилизациягә эләкте. Аңа хәтле ул Дүртөйле мәдәният йортында тавыш операторы булып эшләгән. Артурның полигондагы өйрәнүләр вакытында Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары»н башкарган видеосы интернетта таралды. Артур тиз арада танылу алды. Махсус операциядән сорап кайтып, Филүс Каһировның – Мәскәүдә, Гүзәлиянең «Пирамида» концертлар залында узган концертларында да чыгыш ясады.