news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Киек каз юллары» җырын башкаручы Артур Хәсәновка ни булган?

news_top
«Киек каз юллары» җырын башкаручы Артур Хәсәновка ни булган?
Фото социаль челтәрдән

Ватсап чатларында, «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Артур Хәсәнов һәлак булган, дигән имеш-мимешләр таралды. Бу хәбәр күпләрне борчуга салды.

«Шәһри Чаллы» газетасы, Артурның хәлен белешер өчен, бертуган абыйсы белән элемтәгә кергән.

«Мондый сорау белән шалтыратучы сез генә түгел. Аллаһка шөкер, энем белән сөйләшеп торабыз. Гадәттәгечә, «бар да яхшы» ди ул. Концертларга кайтып йөри алмый, әлбәттә», – диде хәрбинең абыйсы.

Күптән түгел «Киек каз юллары» җыры авторы Гүзәлия дә үзенең социаль челтәрендә «Артурны концертымда күрергә телисезме?» дип сораштыру үткәргән иде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар