news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кичке яңгырдан соң Казан урамнарын һәм ишегалларын су баскан

Йорт тирәсендә су ерып барган кешеләрне шаһитлар видеога төшереп алган.

news_top
Кичке яңгырдан соң Казан урамнарын һәм ишегалларын су баскан

Бүген кичке якта Казанда яңгыр явып китте. Шуннан соң урамнарны, ишегалларын су баскан. Әлеге кадрларны шаһитлар «Татар-информ» агентлыгына җибәрде.

Шаһитлар сүзләренчә, язмаларның берсен Адоратский урамында төшереп алганнар. Кадрлардан күренгәнчә, йорт тирәсендә су күлләвекләре җыелган, ишегалдыннан машина белән чыгып та булмый, җәяү бөтенләй йөрмәвең хәерле.

Икенче видеода яңгыр суы баскан юл сурәтләнгән. Су торбалар, стеналар буйлап агып төшә.

Подъезд идәннәрдә күлләвекләр җыелган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар