news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кичке 6дан соң ашамасаң, ябыгасыңмы?

Диетологлар әйтүенчә, соңгы ашау йоклар алдыннан 2-3 сәгать кала булырга тиеш.

news_top
Кичке 6дан соң ашамасаң, ябыгасыңмы?

Диетологлар фикеренчә, кичке 6дан соң ашамасаң, ябыгасың дигән фикер дөрес түгел. Иң мөһиме: көн дәвамында дөрес туклану. 

Углеводларга бай ризыкны көннең беренче яртысында, кичкә таба аксымга бай ризык ашарга киңәш ителә. Болар арасында балык, майсыз иткә өстенлек бирелергә тиеш. 

Диетологлар көненә 5-6 тапкыр аз-азлап ашарга кирәк, ди. Шулай ук көненә ике литр чиста су эчү дә мөһим. Җәй көне су эчүне күбәйтергә була.

Ябыгырга теләүчеләр баллы һәм камыр ризыкларыннан баш тартырга тиеш. Шулай ук физик күнегүләр белән дә шөгыльләнү файдалы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар