Кичер мине, әнкәй, гафу ит… (Надия Шәйхетдинова)
Сугыш чоры әниләрен искә алу.
Кайтырмын дип хатлар язуыма
Көннәр түгел, айлар үттеләр…
Радиоалгычтан агылган талгын гына, әмма һәр аһәңе белән йөрәккә үтеп керә торган әлеге җыр балачактан күңелгә сеңеп калган. Кайда гына, кайчан гына ишетсәм дә, ул җыр мине үзеннән җиңел генә җибәрми, күңелемне яулап ала да тагын балачакка илтеп ташлый. Дәү әниемнең кичерешләре йөрәгем аша узып, кабат саркып чыга.
…Үзебезнең иске өйне хәтерләмим дә диярлек. Шуны гына беләм, түрдә диварда кырыйлары бизәкле агач рамлы көзге эленеп тора. Мин шул көзге янына киләм дә, уйлавымча, аның урынында булырга тиешле «ишекне» ачып, күршеләрнеке кебек алгы өйгә үтмәкче булам… Һәм, вәт шатлык, безгә әледән-әле килеп торган әби-сәбиләргә дәү әнием мине: «Ярингә сабакка бара инде» дигән елны без яңа йорт салып чыктык. Анда инде, чыннан да, алгы өй, арткы өй бар иде.
Менә шул алгы өйдәге яңа комод өстенә бер мәл «Сириус» дигән озынча радиоалгыч та кайтып утырмасынмы, алай гынамы — өстән капкачын күтәрсәң, пластинка да уйнатып була! Пластинка дигән кара тәлинкәләр исә күп бездә. Әниемнең сеңлесе, Чистайда сәгать заводында эшләүче Зәлифә апабыздан әти чыккан бер яңасын алдырып кына тора: зуррагы, кечерәге…
Көн тудымы, җәйләрен инде, тавык-чебешне ашатып, каршыдагы Хәттәли күленнән барып җитмәс борын кире әйләнеп кайта торган такылдык үрдәкләрне янә суга куып, аннан әбидкә табан аръяктагы бозауны әни әзерләп калдырган тәмле, ипиле су белән сыйлап кайтабыз да, шул пластинкаларны актара башлыйбыз. Күрше-күлән баласы да, дус кызлар да кыенсынып тормый — мәш китерәбез, кемгә нинди җыр кирәк, кыскасы.
Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров, Флера Сөләйманова, Габдулла Рәхимкулов кебек танылган моң ияләре үзләре безгә килгән диярсең! «Көзге ачы җилләрдә», «Күл буена килсәң иде», «Дим-дим», «Әниемә»… тагын әллә нинди матур җырлар яңгырый. Шулчак… Илһам ага талгын гына сузып җибәрә:
«…Улым, диеп ишек ачасыңдыр
Көзге җилләр тәрәзә какканда…»
«Шаулашмагыз әле», — дип, шулчак караватыннан кубып, тәсбихен тоткан килеш дәү әни радио кырыена ук килеп утыра. Без, беразга гына тын калып, әбиебезне күзәтәбез. Ул җырның һәр сүзен тотып алып йотардай булып тыңлый. Бераздан борыны мышкылдап куя, кул аркасы белән күз тирәсен сыпыра…
Ике улын йота Ватан сугышы. Уртанчы улы Салих ФЗӨдән кайтканда Лаеш тирәсендә туңып үлә. Дәү әнием авылдашы Исмәгыйль абый белән шунда барып җирләп кайталар, күрәмсең, алып кайтырлык булмаган. Мөхтәрәм мөгаллимәбез Зәйнәп апа истәлекләрендә улын сукыр әнисе Заһидә апа гүргә үзе иңдереп кайткан, дип язып калдырган. 17 яшьлек балаңны салкын җир куенына үз кулларың белән сал әле, ничекләр түзде икән ана йөрәге?! Ә бит күпме аналарның, толларның, балаларның әче күз яше коелган ул елларда, уйласаң башың китәр… Әле яшәлмәгән дә япь-яшь гомер әнә шулай өйрәнчекләр мәктәбендәге ачлыктан, газаплардан кыелып, андагы михнәтләргә түзәлмичә кайтырга чыгып та кайтып җитә алмаган…
Икенче улы Хафиз абый район хәрби комиссариатыннан 1941 елның июлендә сугышка алына. 1945 елның 9 мартында, сугыш бетәргә ике ай кала, батырларча һәлак була ул. Германиянең Померания җирләрендә туганнар каберлегендә җирләнгән. Разведчик абыебыз ике тапкыр «Батырлык өчен» медале, ике «Кызыл йолдыз» һәм Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән. Бу бүләкләр гаиләбез ядкарьлары булып саклана. Без аларны бәлки күрмәгән дә булыр идек…
Әтинең абыйсының әлеге бүләкләрен тагын ниндидер әйберләре белән бергә сугыштан соң ике иптәше дәү әнигә китереп бирә. Менә нинди булган йөрәккә уелган сугышчан дуслык. Улының төсе булып ул бүләкләр дәү әнинең сандыгында, куе кызыл эчле өр-яңа кәлүшендә сакланды. Әле, әйтүләренчә, район комиссариатыннан тагын бер орденмы, медалеме бар, килеп алыгыз дип, хәбәр биргән булганнар. «Үзе булмагач…» — дип бармаган әбием.
Тагын бер истәлек — сугыш кырларыннан хуҗасын табалмый әйләнеп кайтып, еллар сарысы сеңгән өчпомаклы хат. Тышлыгында вак кына матур хәрефләр белән «Полевая почта 30665 — д. Валиахметову Хафизу» диелгән. Аста исә: ТАССР. Алексеевский р-н Степная Шентала. От Шайхутдиновой Загиды» дип язылган. Анысы дәү әниемнең Коръән китабы эченнән килеп чыккан иде…
Җыр тыңлаганда дәү әнием барысын да башыннан кичергәндер… Бик зиһенле, укымышлы карчык иде ул. Коръән аятьләрен, сүрәләрне яттан белә, безгә Пәйгамбәрләр тарихын сөйли, Аятел көрсине өйрәтә. Дәү әнине гел ашка чакыралар, Коръән укыталар иде. Берәр кешенең хәле авыр булса, ясин чыгарга, бакыйлыкка күчсә — төн чыгарга алып китәләр. Ул чорда аш уздыру гел гадәти күренеш булды.
Ашка чакырырга килсәләр, миңа яки ике энемнең берсенә: әбиегезне безгә китерерсез, яме, килеп тә алырсыз, дип әйтеп китәләр. Аны сукыр әби йә матур әби дип йөрттеләр. Күзләре күрмәсә дә бик пөхтә иде. Кылган кебек ап-ак нәфис чәчләрен миннән сирәк таратты, җомга алдыннан матур, тигез итеп үзе тарап үрә иде. Баш авыртуы галәмәтедер, мине шуңа тотындырмагандыр дип уйлыйм. «Аллам, Аллам, башым, башыма сугалар, башым чатный, чигәм», — дип башын тотып утырганы әле дә истә. Бәлки күз нервылары башына бәргәндер… Әле мине авылыбызның хөрмәтле фельдшеры Былбыл апага, бер сәдәп дару алып кайт әле, дип җибәргәне дә хәтердә.
… Шулай мәэмүн булып, инде дәү әнигә сырышып дигәндәй җыр тыңлап утырганда урам якта: тррр! дигән тавыш, ачык тәрәзәдән яңгырап, яшен ташыдай тиз арада өйне кисеп үтте. Озак та үтмәде, бусагада төшке ашка кайткан әти күренде. Кызлар, нидер сизенгәндәй, шыпырт кына урамга сызды. Ә әти, чынлап та, әллә нинди, сәер… Әнә ул тиз-тиз атлап радио янына килде дә өске ягында: «Бер кайтмасам, әнкәй, бер, кайтырмын, утыңны сүндерми мине көт…» — дип җырлап торган пластинканы энәдән аерып, шапылдатып буяулы идәнгә чәпәде.
Җыр сузган, елкылдап торган моңлы кара тәлинкә челпәрәмә килеп, ватыклары идән буйлап таралды. Үзе: «Тагын елыйсыңмы, күзләрең болай да беткән бит инде, кайтмаган улыңны көтеп, тагын яшь сыгасыңмы?! — дип дәү әни ягына авыр сүзләр ыргытты. — Бүтән еламассың, бетте, всүү, ыштубы бүтән күрәсе булмыйм, нимес винават», — дип арткы өйгә чыгып китте.
Дәү әни авыз эченнән ниндидер дога укый иде… Һәрхәлдә, әти әйткән нимескә бәддога булмагандыр ул, газиз уллары рухына укылгандыр. Аннан хәләле, бабамны искә алгандыр. «Вәлиәхмәт абый бик яхшы староста булды. Мәчет салырга дип, кышкы салкында урманга агач кисәргә барган авылдашларына, җәмәгать милкенә тотынмаска дип, „җылыныр өчен“ үз кесәсеннән акча бирә торган булган».
Бу хакта авылыбыз өлкәннәреннән унынчы дистәсен ваклап бакыйлыкка күчкән карендәшебез Рәкыя апа сөйләгән иде.
… Менә шулай ул җыр яңадан безнең өйдә радиодан гына яңгырый торган булды, җыр ишетелүгә дәү әни ишетсен дип, тавышын ачыбрак куя идек:
»…Көттереп тә инде кайталмасам
Кичер мине, әнкәй, гафу ит…»