news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кичен яки төнлә машинада көчле музыка яңгыраткан өчен штраф яный

news_top

Россиядә автомобиль йөртүчеләргә кичке яки төнге вакытта машинада кычкыртып музыка тыңлаган өчен штраф яный. Бу хакта «РИА Новости» Мәскәү дәүләт юридик университетының (МГЮА) административ хокук һәм процесс кафедрасы ассистенты Тургунбой Зокировка сылама белән яза.

Аның сүзләренчә, автомагнитоладан яңгыраган көчле музыка гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыгын тәэмин итү турындагы законнарны бозу булып санала ала. Әгәр 23:00 сәгатьтән 7:00 гә кадәр шау-шу булса, кисәтү ясарга яки 1 меңнән 2 мең сумга кадәр административ штраф салулары ихтимал.

Ул шулай ук тынлык сакланырга тиешле вакыт аралары Россия Федерациясе субъектлары законнары белән билгеләнүен искәртте.

Шулай да, төбәк законы нигезендә гражданинга 5 мең сумнан артык административ штраф билгеләп булмый, дип өстәде белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар