news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кичә генә дүрт кеше һәлак булды» - Татарстан юлларында һәлак булучылар саны арткан

news_top

Ел башыннан бирле Татарстанда 1448 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 151 кешенең гомере өзелгән, шуларның алтысы – балалар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

«Бүгенге көнгә республика юлларында 151 кеше һәлак булды, бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 26га күбрәк. Кичә генә юлларда дүрт кеше һәлак булды», - дип белдерде Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рөстәм Гарипов.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Быел Татарстан юлларындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 1747 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, дип өстәде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар