Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кичә Әнкарада булган терактны өч ел элек популяр төрек сериалында фаразлаган булганнар

news_top_970_100

Төркиянең Илкүләм разведка оешмасы (MIT) эшен күрсәтә торган «Разведка» сериалы Әнкарадагы иң яңа хәрби беспилотниклар җитештерә һәм яшерен оборона эшләнмәләре белән шөгыльләнә торган «SİHA» концернындагы теракт күренешеннән башланып китә.

Сериалда һөҗүм вакытында төрек инженерлары һәлак була, шулай ук «SİHA» стратегик концерны мәгълүматларын урлыйлар. Террористлар персоналның бер өлешен агулый, завод территориясендәге автобус тукталышында ут ачып, инженерларга һөҗүм итә. Фильмда террористлар белән атыш шактый озак дәвам итә. Ә алга таба төрек шымчылары тикшерү барышында авиазаводка һөҗүмне чит илләрнең махсус хезмәтләре оештырганын ачыклый.

  • «Разведка» сериалы 2021 елда чыкты.

Кичә Әнкарадагы «Tusaş» авиаконцернына террористлар һөҗүмендә 5 кеше үлде. Болар – 2 техник хезмәткәр, сакчы, инженер һәм таксист, һөҗүм итүчеләр аның машинасын да алып киткән. 14 кеше яраланган.

Әлегә һөҗүм итүчеләрнең икесен (аларның берсе хатын-кыз) юк итүләре турында мәгълүм. Соңгы мәгълүматлар буенча, тагын 1 террорист исән һәм тоткыннар тота. Һөҗүм итүчеләрнең кем булуы турында рәсми белдерү әле булмады. Һөҗүмне РПК («Курдистан хезмәт партиясе») әгъзалары оештырган булырга мөмкин, дип хәбәр ителгән иде, тик бу рәсми рәвештә расланмаган. Төркиянең «Independent» басмасы баш мөхәррире Невзат Чичек «бу – теракт рәвешендәге профессиональ махсус операция булды» дип белдерде.

Тагын бер туры килү – кичәге һөҗүм Әнкараның «Казан» дип аталган районында булды (2016 елга кадәр «Kazan» дип атала, хәзер исә, «КahramanKazan», тик җирле халык һәм журналистлар аны «Казан» дип атый). Ә төрек политологлары фикеренчә, бу теракт – Эрдоганга БРИКСка якынайган өчен (БРИКС утырышы нәкъ менә Казанда уза) «коллектив Көнбатыштан» – «кара тамга».

Россия Президенты Владимир Путин Казанда Эрдоган белән очрашуда, Төркиядәге теракт сәбәпле, кайгы уртаклашты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100