Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кичә әкият укыды». Ире эштә чакта, әни кеше ике баласын үтергән

news_top_970_100
«Кичә әкият укыды». Ире эштә чакта, әни кеше ике баласын үтергән
"Татар-информ" архивы

25 мартта Екатеринбургның Сортировка микрорайонында 37 яшьлек хатын ике улын үтерә. Аның психиатрда хисапта торуы билгеле. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига төштән соң була. Наталия ире һәм өч баласы белән шәхси йортта яши. Башта ул 4 һәм 7 яшьлек улларын үтерә, аннары яңа төзелеш участогына барып, үзе дә үлә. Ул балаларның берсе буып үтерә, икенчесен суга батыра. Әти кеше бу вакытта эштә була.

«Апаның ире тимер юлда электрик булып эшли. Ул үзе УрГЭУда эшли. Мин алдагы көнне аларга кунакка барган идем. Наталия балаларга әкият укыды, бар да нормада иде», – ди мәрхүмә хатынның туганы.

Наталиянең 18 яшьлек кызы да бар. «КП» хәбәрчесе аның белән элемтәгә керә алмаган. «14 яшемдә мине әни психиатрга алып барырга теләми. 18 яшемдә миңа сатып ала (дарулар), һәм дәвалау оешмасы өчен түли», – дип язган бу кыз «Телеграм» каналында.

Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100