news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кич белән бер фатирда апалы-сеңелле өч кыз мәете табылган

news_top

28 июльдә Петербургның төньягында бер фатирда 3 хатын-кыз мәете табылган. Алар апалы-сеңелле булган. Бу турыда «Фонтанка.ру» хәбәр итте.

«Фонтанка» басмасына билгеле булганча, кичке 8ләр тирәсендә полициягә бер ир-ат шалтырата. Ул Приморский районында яшәүче апаларының фатирына килүен һәм шунда 3 мәет табуын сөйли.

Урынга тикшерүчеләр бара. Биредә 19, 29 һәм 35 яшьлек хатын-кызларның үле гәүдәсе булуы ачыклана. Тышкы яктан караганда, аларны көч кулланып үтермәгәннәр. Торак бинаның яхшылап караганнар, бернинди шикле әйбер дә тапмаганнар.

Мәетләрне моргка илткәннәр. Шунда аларның үлеменең төгәл сәбәбе ачыкланачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар