Марина ире Иван (исемнәре үзгәртелгән – ред.) һәм 2 баласы белән чия компоты ясау өчен шикәр алырга дип, кибеткә керәләр. Касса янында чит ир-ат Маринага мыскыл итүче сүзләр әйтә башлый, хатын, провокацияләргә бирешмичә, улы белән машинага чыгып китә. Ләкин агрессор артларыннан ияреп чыга. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
– Ирем аның яңагына сукты. Ә ул кинәт пычак чыгарды. Мин: «Ваня, аның пычагы бар!» – дип кычкырдым гына, ә ул аның күкрәгенә китереп кадады. Янауларсыз, кисәтүләрсез, – дип елый-елый сөйләгән Марина.
48 яшьлек Иван, гади автослесарь, яратучы ир һәм әти, хатыны һәм балалары күз алдында асфальтка егыла. Үтеп баручылар ярдәмгә ташлана: кемдер «ашыгыч ярдәм» чакырта, кемдер футболка белән канны туктатырга тырыша. Ләкин аны коткарып кала алмыйлар... Бу коточкыч вакыйгадан соң 1 елга якын вакыт узган. 2025 елның 3 июлендә Иркутск өлкә суды үтерүчегә хөкем карары чыгарган.
Ир-ат «Аеруча вәхшилек белән үтерү» маддәсе буенча гаепле дип табылган. Аны 16 ел катгый режимлы колония һәм 1,5 ел иреген чикләү көтә. Шулай ук хөкем ителүче, мораль зыян компенсациясе буларак, һәлак булучының гаиләсенә 2,5 миллион сум түләгән. Моннан тыш, ул җирләү чыгымнарын капларга тиеш, ә бу – 200 мең сумнан артык, – дип хәбәр итәләр прокуратура һәм Тикшерү комитетының төбәктәге Тикшерү идарәсендә, диелә хәбәрдә.