news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кибеттә эт баланың битен тешләгән, ә хуҗалары берни булмагандай чыгып киткән

news_top

Краснодарда кибеттә 7 яшьлек малайга эт ташланган. Эт баланың битен тешләгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Краснодар буенча идарәсенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Балага эт ташлану турындагы хәбәр хокук саклаучыларга 17 майда килгән. Бочарников урамындагы кибеткә сатып алучылар зур эт белән кергән. Ул бәйдә булса да, авызы томаланмаган булган.

Бала яныннан узып барганда, эт малайга ташлана һәм битен тешли. Эт хуҗалары исә моңа игътибар бирми, берни булмагандай чыгып китәләр.

Балага зур зыян килмәгән, әмма котыруга каршы профилактик вакцинаның беренче дозасын алган.

Бу факт буенча тикшерү эше бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар