news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кибеттә чек алмыйча китәргә ярыймы?

news_top

Кибетләрдә сатып алучыларга кәгазь касса чегын алудан баш тартырга тәкъдим иткән очраклар ешайган. Бу хакта Федераль салым хезмәтендә хәбәр итәләр. Клиент электрон вариант сораган очракта исә, аны бирү мәҗбүри түгел. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

2022 елда касса ленталарын кайтару белән проблемалар булган иде, шул сәбәпле Федераль салым хезмәте кибетләргә электрон чеклар бирергә рөхсәт итте. Әмма, закон буенча, ул сатып алучының үтенече буенча гына бирелергә мөмкин. Әгәр дә ул бу хакта исәп-хисап вакытына кадәр сорамаган икән, сатучы кәгазь чек бирергә тиеш.

«Чек алудан баш тартмагыз! Ул сезнең кулланучы хокукларын яклауның төп коралы булып тора. Чек ярдәмендә сез сатып алганнан соң ук ассортиментның һәм бәяләрнең сатып алынган товарларга туры килүен тикшерә аласыз. Касса чегы – ул сатучы белән бәхәсләр килеп чыккан очракта сезгә ярдәм итәчәк мөһим документ», – диләр салым хезмәтендә.

Саклау уңайлылыгы өчен, чекның дөреслеген тикшерергә һәм аны электрон рәвештә сакларга мөмкинлек бирә торган мобиль кушымталар кулланырга мөмкин. Мондый электрон чек кәгазьдәге кебек үк юридик көчкә ия, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар