«Кибеттә бу продуктларны урап узарга кирәк»: табиб-онколог иң куркыныч ризыкларны атады
Онколог Владимир Ивашков кибеттә нинди продуктларны сатып алмау яхшырак икәнен әйтте. Белгеч иң зыянлы ризыклар исемлеген телеграм-каналында урнаштырган, дип яза «Российская газета».
Иң беренче чиратта, табиб эшкәртелгән иттән ясалган продукция – колбаса, сосиска, бекон һәм ветчина сатып алмаска чакырды. Ул шулай ук әзер иртәнге ашлардан, туңдырылган ярымфабрикатлардан, чипсы һәм алкогольдән баш тартырга киңәш итте.
Мондый продуктларда тоз күп. Моннан тыш, шикәр, эмульгаторлар, балландыргычлар, буягычлар һәм башка матдәләр очрый. Даими рәвештә кулланган очракта, болар барысы да ашкайнатуга һәм гомумән сәламәтлеккә начар тәэсир итә.
Кайбер продуктларны онколог бик сирәк сатып алырга киңәш итте. Алар арасында сыер, дуңгыз, бозау ите, үсемлек сөте, татлы йогыртлар һәм эремчекләр бар.
Даими нигездә тавык, күркә, үрдәк ите, майлы сортлы балык һәм яшелчәләр сатып алырга кирәк, дип аңлатты белгеч.