news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кибеттә 55 яшьлек Мөхәммәт тик торганнан бәләкәй баланы сугып аударган

news_top
Кибеттә 55 яшьлек Мөхәммәт тик торганнан бәләкәй баланы сугып аударган

Курск өлкәсенең Курчатов шәһәрендә «Пятерочка» кибетендә бер ир-ат балага ташланган. Бу хакта «База» Телеграм-каналы яза.

Күзәтү камералары язмаларына караганда, ир-ат балага тик торганнан ташлана. Баланың башына сугып ега. Һөҗүм иткән ир-атны кибеттәге икенче ир-ат туктата. Хәзер балага ташланган ир-ат тоткарланган. Полиция мәгълүматлары буенча, ул исерек булган.

55 яшьлек Мөхәммәт Г. Ингушетия кешесе булып чыккан. Айныгач сөйләгәнчә, ул баланы манекен дип уйлаган. Аңа карата «кечкенә баланы үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар