Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кибеттән алынган инжир арасыннан чыккан үрмәкүч бер ир-атны үтерә язган

Мондый үрмәкүчләрнең агуы кеше өчен бик куркыныч икән.

news_top_970_100
Кибеттән алынган инжир арасыннан чыккан үрмәкүч бер ир-атны үтерә язган

Мәскәүдәге 4нче клиник хастаханә табиблары куркыныч үрмәкүч тешләгән ир-атны коткарган. Бу турыда РИА Новости агентлыгына башкаланың Сәламәтлек департаментында сөйләгәннәр.

Ир-ат кипкән инжир сатып ала. Пакетны ачып, инжирны ала башлаганда, аның кулын үрмәкүч тешли. Ир-ат кулындагы алсу тапны башта күрми дә. Ләкин икенче көнгә аның кулы шешеп чыга.

«Үрмәкүч тешләп, берничә көн узгач, җитди симптомнар барлыкка килә. Пациентның температурасы нык күтәрелә, уң кулы, иңбашы шешеп чыга. Тән тукымалары чери башлый», — дип сөйләгәннәр департаментта.

Шуннан соң бу ир-ат шәхси клиникага мөрәҗәгать итә. Аның ярасын үлектән чистарталар һәм өенә кайтарып җибәрәләр. Ләкин яраланган ир-атның хәле начарая бара.

«Бу кеше ашыгыч ярдәм чакыра. Хастаханәгә алып килүгә, ир-атны ашыгыч операциягә салдык. Операцияне үлекле хирургия табибы Светлана Кисилева ясады. Операция вакытында кул чугының үлгән тукымаларын кисеп алдылар. Пациентка антибактериаль терапия, физотерапевтик дәвалану билгеләнде», — дип сөйләгән агентлык әңгәмәдәше.

Хәзерге вакытта имгәнгән кулның шеше кимегән. Табиблар сүзләренчә, бу ир-ат чак кына исән калган. Мондый үрмәкүчләрнең агуы кеше өчен бик куркыныч һәм ул үлемгә китерә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100