Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кибеттән алынган бүлмә гөлләрен күчереп утыртабыз – бакчачыдан 7 киңәш

Сигезенче мартка хәзер күп очракта киселгән чәчәкләр гөлләмәсен түгел, кибеттән алынган чүлмәк гөле бүләк итәләр. Дөрес тәрбияләсәң, андый гөл озак еллар матурлыгы белән куандыра ала. Шул гөлләрне ничек күчереп утыртырга?

news_top_970_100
Кибеттән алынган бүлмә гөлләрен күчереп утыртабыз – бакчачыдан 7 киңәш

Киңәш сорап, һәвәскәр бакчачы – Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Альбина Бакимовагамөрәҗәгать иттек. Гөлләр озын гомерле булсын өчен 7 киңәш бирде ул:


1. Сезнең өегезгә кибеттән сатып алынган, теплицада үстерелгән яңа гөл килеп керә икән, гаиләнең яшел әгъзаларына ике атналык карантин игълан итегез. Яңа гөл коллекциягездәге башка гөлләр белән бер тәрәзә төбендә торырга тиеш түгел. Чөнки анда чир, корткычлар, үсемлек бетләре булырга мөмкин.

2. Туфракта черү процессы башланганын сизсәгез, гөмбә барлыкка килсә, гөлнең туфрагына фитоспарин сибегез. Корткычлар бар дип шикләнсәгез, “Актара” дигән препарат ярдәмгә килер. Тик сак эш итегез, ул агулы препарат. Шунысын да хәтердән чыгармагыз, аны сипкәннән соң гөлне ике атнага балалардан ераграк куегыз, чөнки үсемлек үзе дә агулыга әйләнә һәм шул рәвешле корткычлардан арына. Үсемлекләрдә шулай ук бетләр булырга мөмкин. Әлеге паразитлар бигрәк тә роза гөлләрен ярата. Мондый очракта гөлләрне "Фитоверм" белән эшкәртергә кирәк. Әлеге препаратлар белән эш иткәндә саклык чаралары күрегез, инструкциядә язылган киңәшләрне төгәл үтәгез.

3. Шау чәчәктә булган гөлләрне өегезгә килеп керү белән үк күчереп утыртырга ашыкмагыз. Чәчәкләр – ул матурлык, назлылык. Аларга карап хозурланыгыз, сокланыгыз, елмаегыз. Чәчәкләр өйдәге энергетикага бик сизгер. Алар яңа мохиткә күнегергә тиешләр.

4. Чәчәкләрне, озак яшәсен дисәгез, әлбәттә, күчереп утыртырга кирәк. Хәзерге вакыт – март-апрель айлары моның өчен менә дигән чор! Беренчедән, бер дә жәлләмичә, гөлнең барлык чәчәкләрен дә, сабакка зыян китермичә генә, өзеп чыгыгыз. Чөнки, күчереп утырткач, барлык көч чәчәкләрне тукландыруга түгел, ә тамыр ныгытуга юнәлергә тиеш. Икенчедән, кибетләрдә гадәттә бер чүлмәктә берничә гөл үсә. Күчереп утырткач, сезнең иптәш кызыгызга Сабан туена, яисә соңгы кыңгырауда сыйныф җитәкчесенә бирергә менә дигән бүләгегез әзер була.

5. Гөлләрне күчергәндә кибеттән алынган туфрак кулланырга кирәк. Бу бигрәк тә азалия гөленә кагыла. Бакчадан кергән туфрак табигый ферментларга бай була. Теплицада үстерелгән гөлләр бу кадәр туклылыкка әзер түгел. Миләүшә, стрептокарпусларга яртылаш бакчадан кергән туфрак катнаштырырга була. Тик тыштан кергән җир бер кат туңдырылган булырга тиеш. Бу төрле бөҗәкләр, авырулар үлеп бетсен өчен кирәк. Роза гөлләрен исә тулысынча бакча туфрагына утыртырга була. Ә менә орхидеяларга гомумән бакча туфрагы ярамый. Бары тик кибеттән сатып алынган махсус туфракны гына куллану кирәк. Кайбер кешеләр чыршы күркәләре сала. Тик күркәләрне ярты сәгать дәвамында кайнатырга кирәк. Ә күркәләр былтыргы булса, тагын да яхшы. Бу чыршы сагызыннан арыну өчен кирәк.

6. Чүлмәк төбенә, һава әйләнеше дөрес барсын өчен, дренаж салып калдырырга кирәк. Вак ташлар, пенопласт кисәкләре, керамзит яисә күмер булырга мөмкин. Күмер булганда, ул үсемлек туфрагын гөмбәдән дә саклау вазифасын ала.

7. Гөлне йомшак, аз гына дымлы туфракка утыртырга кирәк. Һәм чүлмәккә полиэтилен капчык каплап кую яхшы. Бу дым югалтмас өчен яхшы. Шулай да капчык эчендә пар хасил булырга тиеш түгел, аны җилләтеп тору киңәш ителә. Ике атналап вакыт узгач, гөлнең сабагы үз тотымлылыгын саклавына инангач, капчыкны бөтенләй алып куярга кирәк. Һәм яраткан гөлегезгә тиешле тәрбия күрсәтәсе генә кала.
 





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100