news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кибеттән алган тавык түшкәсендәге химик кушылмалардан ничек арынырга?

Төп химик матдәләр тавык тиресенә җыелган була.

news_top
Кибеттән алган тавык түшкәсендәге химик кушылмалардан ничек арынырга?
https://pixabay.com

Кибеттән алган тавыктагы зарарлы химик матдәләрне бетерүнең берничә ысулы бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Беренче ысул тавык шулпасы пешерү өчен яхшы булыр. Тавык түшкәсен яки аның кисәкләрен салкын суга салып, пешерергә утка куярга. Су кайнап чыккач, утны кысарга, берничә минут кайнатырга һәм суны түгәргә. Аннары кабат салкын су салырга һәм шулпаны пешереп бетерергә.

Тагын бер ысул тавыкны томалап пешерү яки кыздыру өчен кирәк булыр. Маринад ярдәмендә тавыктан зарарлы матдәләрне чыгарып була. Маринад тавык өчен антиоксидант һәм детокс була. Моның өчен маринадта лимон согы, горчица һәм аш серкәсе булуы кирәк. Алар тавыктагы химик матдәләрне тарката. Итне 12 сәгать чамасы маринадта тотарга кирәк. Бу кадәр вакытыгыз булмаса, азрак та тотарга була, тик аның нәтиҗәсе кими.

Тавык түшкәсендә төп химия аның тиресендә була. Кызган, матур тавык тиресе ашыйсыны китерсә дә, кибеттән алган тавык тиресен бөтенләй алып ташлау хәерле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар