Кибеттә хатын-кызлар арзанлы таба өчен сугыша язган
Кибеттә хатын-кызлар арзанлы таба өчен сугыша язган
![Кибеттә хатын-кызлар арзанлы таба өчен сугыша язган](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2019/7/19/e1739462dccb344428f037768385dd1167a260d4a8fd2624739858c61ab1.jpg)
Элиста шәһәрендәге кибетләрнең берсендә хатын-кызлар акция буенча сатыла торган табалар өчен тарткалашкан. Видео кибетнең инстаграм битендә пәйда булды.
"Бетте дә мени?" - дип сорый гаҗәпләнгән бер хатын-кыз, табаларның берничә мизгелдә юкка чыкканын күргәч.