Карт түшкәнең мае да сарырак була. Ләкин, кошлар өчен аерым азык ашаган тавык түшкәсе дә сары булырга мөмкин.
Иң шәп күрсәткеч — кошның аягы. Яшь тавыкларның аяклары сыгылмалы һәм вак тәңкәләр белән капланган була. Карт тавыкның аяклары каты тәңкәләр белән капланган була. Аякның аскы өлешендә каты известь үсентеләр дә була.
Әтәчләрнең яшен шпоралары буенча билгелиләр. Чебиләр һәм алты айга кадәрге яшь әтәчләрнең шпоралары урынында йомшак калкулыклар була. Олы әтәчнең шпоралары катып, сөяккә әверелә, 2 см һәм аннан да зуррак озынлыкта була.
Әтәч һәм тавыкның яшен күкрәк сөяге очына карап та белеп була. Яшь кошның күкрәк сөягенең очы сыгылмалы була. Карт кошларныкы исә ул каткан була, бөгелми, сынып китә.
Яхшы итеп ашатылган кошның ите тәмле, сусыл була. Ләкин бик майлы ит алырга тырышмагыз, пешергәндә мае эреп, түшкә бик күпкә кечерәер.
Начар ашатылган кошның ите каты һәм коры була.