Кибеттә өч бала анасына пычак белән кадаганны күзәтү камерасы төшереп торган

Тула өлкәсенең Узловая шәһәрендә бер кибеттә коточкыч фаҗига була. Ачудан котырган ир-ат кассир хатынны пычак белән кадап имгәтә. Мәрхүмәнең өч баласы ятим кала. Бу урыннан кадрларны НТВ каналы күрсәтте.
Видеокүзәтү камерасы бу хәлне төшереп тора. Кибеттә касса артында утырган хатын-кыз янына бер ир-ат килә һәм пычак белән суга башлый. Ул кассирга берничә тапкыр кадаганы күренә.
Кибет сакчылары һәм фаҗигане күреп торган кешеләр котырган ир-атны туктамаган, диелгән бу хәбәрдә.
Җинаятьчене тоткарлау өчен, полиция хезмәткәрләре “Перехват” игълан иткән. Аны шәһәр читендә тоткарлаганнар.
Мәрхүмә хатын чит илдән килеп эшләүче булган. Ул реанимациядә җан биргән.