Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кибетнеке кебек кетчуп рецепты

news_top_970_100
Кибетнеке кебек кетчуп рецепты
Гөлүзә Василова

Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче блогер Лилия Мортазина кибетнеке кебек килеп чыга торган кетчуп рецептын тәкъдим итә.

Ингредиентлар: 4 кг помидор, 0,5 кг ачы алма, 6 суган, 5 тырнак сарымсак, 2 ачы борыч, 3 татлы кызыл борыч (кызылы булмаган очракта, яшеле дә, сарысы да ярый), 10 түгәрәк кара борыч, 10 дәфнә яфрагы, 2 аш кашыгы тоз, 1 бал кашыгы дарчин (корица), 1 бал кашыгы төелгән кара борчы, 300 грамм шикәр комы.

Яшелчәләрне юып, чистартып, дүрткә бүләргә һәм кәстрүльгә салып сүрән утка куярга. Бу массага тәмләткечләрен салырга һәм 1,5 сәгать кайнатырга, күләме шактый кими.

Аннары 70 грамм аш серкәсе салырга һәм тагын ярты сәгать кайнататырга. Әлеге массаны суытырга, дуршлаг аша чыгарырга, кабат кайнатып чыгарырга да стерильләштерелгән банкаларга салып, тимер капкач белән ябып куярга.

«Ясаган килеш 3 порция ясагыз, бик тәмле була. Бигрәк тә яшьләр яратты, «шашлык янына шәп» диделәр», – дип язган блогер.

Фото: © Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100