Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кибетләрдә сыйфатсыз азык-төлек, ялган сөт арткан, баш санитар табиб мисаллар китерде

Татарстанда йогышлы авырулар саны кискен арткан, кибетләрдә ялган ризыклар күп, хастаханәләрдә балаларга «Роллтон» һәм колбаса ашаталар, яшүсмерләр арасында тазару эпидемиясе үсеш ала… Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе йомгаклау коллегиясендә аның башлыгы Марина Патяшина менә шул проблемаларга игътибар юнәлтте.

news_top_970_100
Кибетләрдә сыйфатсыз азык-төлек, ялган сөт арткан, баш санитар табиб мисаллар китерде
Фото: kzn.ru

Инфекцияләр тарала

Узган ел Татарстанда йогышлы авырулар дулкыны таралды. Мәсәлән, кызамык белән авыручылар саны 2022 ел белән чагыштырганда 147 тапкыр, бума ютәл белән авыручылар 137 тапкыр, грипп белән авыручылар 4,5 тапкыр, скарлатина йоктыручылар 2,2 тапкыр арткан. Шул ук вакытта гепатит, мононуклеоз, сифилис белән авыручылар санының да артуы күзәтелгән. Бу хакта «Республика Татарстан»да Фәридә Якушева яза.

Роспотребнадзор мондый үсешне ковид пандемиясе белән аңлата.

— Коронавирус инфекциясе кешеләрнең иммунитетына зур зыян китерде, — диде Марина Патяшина. — Коронавирус инфекциясе йогынтысын без әле озак вакыт тоячакбыз.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе әйтүенчә, 6 айдан 6 яшькә кадәрге балалары булган күп кенә ата-аналар үз балаларына профилактик прививкалар ясатудан баш тарта, моның нәтиҗәсе буларак, куркыныч инфекцияләр тарала. Кызамык авыруы таралуда якын чит илләрдән килгән кешеләр дә гаепле, анда вакцинация бик начар оештырылган. Патяшина Татарстанда кызамык йоктыран пациентларда элек Таҗикстанда гына булган кызамык штаммы табылуын әйтте.

Ялган сөт сатучылар арткан

Билгеле булганча, Роспотребнадзор эпидемиологик хәлне генә түгел, ә гомумән санитар иминлекне дә күзәтә, шулай ук кулланучылар хокукларын яклый.

Ведомство хезмәткәрләре кибетләрдә сатыла торган продуктларның сыйфатын да даими тикшереп тора.

Узган елгы тикшерүләр барышында алар, аерым алганда, 23 азык-төлек үрнәгендә безнең илдә теркәлмәгән пестицидлар тапкан, шул ук вакытта «химоз» продуктларның яртысыннан артыгы чит илдән кертелгән булып чыккан. Пестицидлар Кытай чәе үрнәкләрендә («Перекресток», «Метро», «Ашан» супермаркетларында сатылган), төрек грушалары, лимоннары һәм борычларында («Метро», «Лента») табылган. Россия продуктлары арасында пестицидлар помидор һәм чөгендердә («Ашан», «Магнит») ачыкланган. Барлык сыйфатсыз продукция, ә бу — 47,7 тоннадан артык, сатудан алынган.

Узган ел 790 ризык һәм азык-төлек чималы үрнәгендә антибиотиклар булу-булмавы тикшерелгән. Антибиотиклар ит һәм кош итенең ике үрнәгендә табылган. Бу — бик аз сыман. Ләкин бер «ләкин» бар: Марина Патяшина сүзләренчә, бу продуктлар балалар учреждениеләрендә ризык әзерләү өчен билгеләнгән булган.

— Әлеге факт турындагы мәгълүмат ит белән тәэмин итүчеләр һәм мәгариф учреждениеләре адресына контрольне көчәйтү өчен җибәрелде. Ит һәм кошчылык продукциясендә антибиотиклар табылу очраклары турында мәгълүмат, чаралар күрү өчен, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенә җибәрелде, — диде Татарстанның баш санитар табибы.

«Находка», «Магнит», «Бристоль» федераль һәм төбәк сәүдә челтәрләре кибетләрендә тикшерүләр барышында, күп тапкырлар, пальма мае һәм башка өстәмәләр кулланып җитештерелгән ялган сөт продукциясе ачыкланган.

Гомумән алганда, Роспотребнадзор тикшерүләре күрсәткәнчә, 2023 елда кибет киштәләрендә сыйфатсыз һәм ялган продуктлар узган ел белән чагыштырганда 10 тапкыр арткан: аларның куллану базарындагы өлеше 0,4 проценттан 4,2 процентка кадәр җиткән.

Шул ук вакытта Патяшина республика кулланучылар базарында ачыкланган фальсификатның яртысыннан артыгының (64,3%) безгә башка төбәкләрдән кертелгән продуктларга туры килүен әйтте.

Балаларга бозылган ит китергәннәр

Бик еш кына сыйфатсыз, куллану вакыты чыккан яки бозылган продуктларны балалар учреждениеләренә китерү очраклары була. Узган ел мондый фактлар Татарстанның 17 шәһәре һәм районындагы (Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Саба, Теләче районы, Чаллы, Казан) 38 мәктәп, интернат-мәктәп, балалар бакчалары, колледжлар һәм балалар лагерьларында ачыкланган.

Патяшина мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка балалар учреждениеләре җитәкчеләрен моңа игътибарлы булырга, шикле продуктларны кабул итмәскә һәм Роспотребнадзорга шикаять итәргә чакыра.

— Без балалар оешмалары һәм район администрациясе җитәкчеләреннән азык-төлекне кабул итү буенча регламентка игътибар итүләрен беренче тапкыр гына сорамыйбыз. Алардан, таләпләрне бозып, азык-төлек кертүгә юл куйган намуссыз тәэмин итүчеләр турында хәбәр итүләрен сорыйбыз. 2023 елда, 2018 елдан бирле беренче тапкыр, без, ниһаять, өч балалар учреждениесе җитәкчесеннән мондый хокук бозулар турында хәбәр алдык. Аларның җитәкчеләре балалар өчен китерелгән ризыкны кабул итмичә, кире кайтарган.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Саба районының Икшермә кадетлар мәктәп-интернатын уңай мисал итеп китерде.

— Район башкарма комитетының кадетлар мәктәп-интернатына сыйфатсыз ит китерүләре турындагы мөрәҗәгате буенча, ит үрнәкләре безнең тарафтан лабораториядә тикшерелде. Нәтиҗә күрсәткәнчә, Чувашия җитештерүчесеннән алынган ит үрнәкләрендә әче ис була, — дип хәбәр итте Патяшина. — Безнең мәгълүматларга караганда, алардан ит алу тыелды. Шуңа бәйле рәвештә, хөрмәтле район җитәкчеләреннән тагын бер кат балалар учреждениеләренә ризык китерүче намуссыз азык-төлек белән тәэмин итүчеләр турында хәбәр итүләрен сорыйм.

Тазару эпидемиясе

Балаларны дәвалау һәм сәламәтләндерү учреждениеләрендә туклану ничегрәк оештырылган? Кызганыч, хастаханә һәм шифаханәләрнең азык-төлек блокларын, шулай ук кечкенә пациентлар өчен әзерләнүче ризыкларны тикшерү барышында Роспотребнадзор белгечләре һәр өченче учреждениедә диярлек хокук бозулар тапкан. Кайбер хастаханәләрдә балаларга хәтта «Роллтон», гөмбә, колбаса, окрошка, майонезлы салатлар һәм балалар өчен тыелган башка ризыклар ашатканнар.

Шул ук вакытта Патяшина Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр арасында тазару диагнозы артуын әйтеп узды. Әгәр 10 ел элек 100 мең балигъ булмаган балага 13 мең симерү очрагы туры килгән булса (7 мең яшүсмер һәм 14 яшькә кадәрге 6 мең бала), хәзер бу сан 15 меңнән артып киткән (8 меңнән артык яшүсмер һәм 14 яшькә кадәрге 7 мең бала).

— Балалар һәм яшүсмерләр арасында тазару очраклары, кызганыч, кимеми. 14 яшькә кадәрге балалар арасында тазару очраклары 26 районда, яшүсмерләр арасында 25 районда арткан. Шуңа күрә бу тема белән системалы рәвештә һәм бергә шөгыльләнергә кирәк, —дип саный Марина Патяшина.

ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе үзенең йомгаклау докладында уңышларга һәм казанышларга игътибар итмәвен, ә проблемаларны тизрәк хәл итү өчен авырткан нокталарга басым ясавын әйтте.

Коллегиядә катнашкан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, шунда ук, министрлык һәм ведомство җитәкчеләренә кайбер йөкләмәләр бирде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100