Бал кортлары кими, ә бал арта: умартачылар бу хәлне ничек аңлата?
Яз җитү умарта оялары җанлана башлый. Ана корт беренче йомыркаларын сала, бөтен умарта оясы өчен балаларны кайгырту һәм яңа баллы сезонга әзерлек чоры башлана. Ә умартачылар кышын да йоклап ятмады.

«Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин республикада бал кортлары санының ни өчен кимүе, бу бөҗәкләргә нинди яңа авырулар янавы һәм Урта Азиядән «мигрант» бал кортларын кертүнең ни өчен куркыныч булуы турында сөйләде.
Бал корты гриппы гына җитмәгән иде
Шәүкәт Нуриәхмәтович, 10 ел элек Татарстанда 14 мең умарталык һәм 230 меңнән артык умарта гаиләсе булган. Хәзер, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, умарталык 8 меңнән артыграк кына калган, ә умарта оялары саны 140 меңгә якын. Кимү – икеләтә диярлек. Ни өчен бал кортлары кими, һәм быелгы көйсез кышны алар ничек кичерде?
Бал кортлары кышны ничек уздырганын без умарта ояларын кышлыкларыннан чыгара башлагач кына беләбез. Барысы да тәртиптә булыр, дип өметләнәбез.
Гомумән алганда, бал кортлары соңгы елларда кырларны эшкәртү өчен аграрийлар файдалана торган химикатлардан, азык базасы кыскарудан, авырулардан һәм хәтта климатның җылынуыннан үлә. Мәсәлән, гыйнвар аенда плюс температура булу бал кортларының кышлавына комачаулый – алар вакытыннан алда активлык күрсәтә башлый. Мондый җылы кышлар Татарстанда сирәк түгел, һәм без һәрвакыт газап чигәбез. Бәлки, умартачылык методларын һәм ашату алымнарын үзгәртергә вакыттыр.
Билгеле булганча, Россиядә умартачылыкның күп өлеше шәхси ярдәмче хуҗалыкларда тупланган. Гадәттә, умартачылар үз проблемаларын үзләре хәл итә. Илдә умартачыларга шул яңа алымнарны эзләүдә ярдәм итә алырлык ниндидер фәнни үзәкләр бармы?
Рязаньда умартачылыкның Федераль фәнни үзәге бар, Башкортстанда умартачылык һәм апитерапия буенча фәнни-тикшеренү үзәге эшли. Әмма бүген безнең алда дөньякүләм масштабтагы проблемалар тора, аларны төбәк галимнәре теләсә дә хәл итә алмый. Мәсәлән, Америкада меңләгән бал кортларын һәлак иткән бөтенләй яңа авырулар барлыкка килде. Бу авыруларның сәбәбен бөтен дөнья галимнәре төгәл билгели алмый. Бәлки, бу – ниндидер яңа вирус барлыкка килү белән бәйледер.

Фото: © rt-online.ru
Гади кешеләр агрохолдинглар белән көрәшә алмый
– Әлегә бал кортларын һәлак итүче яңа чир безгә килеп җитмәде, Татарстанда умарталыкларга төп куркыныч булып, игенчеләр кырларны эшкәртү өчен күпләп куллана торган химикатлар кала.
Әйе, узган елларда Татарстанда умарта кортларының күпме үлем очраклары теркәлгәнен без барыбыз да хәтерлибез. Бөҗәкләрнең үлеме, кагыйдә буларак, чәчүлекләрне корткычлардан эшкәртү белән туры килә.
Шуңа күрә мин бөтен җирдә әйтә киләм, авыл хуҗалыгында пестицидлар һәм инсектицидлар куллануны контрольдә тотуны катгыйландырырга, шулай ук федераль дәрәҗәдә 1нче һәм 2нче класслы куркыныч пестицидларны куллануны тыярга кирәк. Шулай ук умарталыкларга химикатлар куллану нәтиҗәсендә китерелгән зыянны компенсацияләү механизмнарын эшләргә, умартачыларны яклауга юнәлдерелгән закон актларын эшләргә һәм гамәлгә кертергә кирәк. Мәсәлән, Авыл хуҗалыгы министрлыгы бал кортларының агулануына юл куйган ваемсыз аграрийларга йогынты ясау чараларын эшли алыр иде, мәсәлән, мондый предприятиеләргә субсидияләр һәм дәүләт ярдәме алуны чикләр иде.
Умартачыларның үзләрен хокукый яклау нигезләренә һәм умарталарның үлү сәбәпләрен ачыклау ысулларына өйрәтергә кирәк. Умартачылар – гади кешеләр, аларга үзләренең хаклы икәнлекләрен исбатлау һәм агрохолдинглар белән көрәшү авыр, алар составында тулы бер юридик бүлекләр эшли.
Бу темаларны без, умартачыларның төбәк иҗтимагый оешмасы, түгәрәк өстәлләрдә һәм төрле структуралар вәкилләре белән очрашуларда күтәрәбез. Бу хакта «Казан Агро-2025» АПК казанышлары күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында да сөйләштеләр.
Шунысын да билгеләп үтәсем килә, без кайбер нәрсәләргә ирешә алабыз. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Россельхознадзорның уртак тырышлыгы белән, агуланулардан югалтуларны сизелерлек киметүгә ирешелде. Үткән елларда ел саен 2500 умарта оясы һәлак булган булса, 2024 елда Арча, Әлмәт, Минзәлә һәм Тукай районнарында 550 умарта оясы һәлак булган. Тукай районында бал кортлары үлү факты буенча «Русь» ҖЧҖ агропредприятиесенә карата документларны судка әзерлибез.
Аграрийлар белем алырга теләми
Игенчеләрне кырларны агулы химпрепаратлар белән эшкәртүдән баш тартырга күндереп карамадыгызмы?
– Без игенчеләргә чәчүлекләрне биопрепаратлар белән эшкәртүнең файдасын җиткерү өчен, барлык каналлардан файдаланабыз. Арча районында, мәсәлән, берничә хуҗалыкта шундый препаратлар куллану буенча эксперимент үткәрелгән, нәтиҗәләр уңай булган. Әмма агрономнар, хуҗалык җитәкчеләре һәм инвесторлар әлегә культураларны үстерүнең экологик технологияләренә күчәргә әзер түгел, чөнки бу – продукциянең үзкыйммәте кыйммәтләнүгә китерәчәк, дип саныйлар
Минемчә, биопрепаратларны кулланырга теләмәүнең сәбәбе – белем булмауда һәм бу белемнәрне алырга теләмәүдә. Тиздән Татарстанда районнар, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, «Россельхозцентр» һәм башка профильле ведомстволар вәкилләре катнашында Умартачылык буенча зона киңәшмәләре узачак. Анда без республиканың һәр районында биопрепаратлар кулланылачак тәҗрибә кырлары булдырырга тәкъдим итәчәкбез. Бу – өстәмә матди чыгымнар таләп итми.
Чирмешән районын уңай мисал итеп китерә алам. Анда умартачылар «Био-Агро» агропредприятиесе белән килешә алдылар: 50 гектар мәйдандагы рапс чәчүлекләрендә быел корткычларга каршы биопрепаратлар куллану буенча эксперимент үткәреләчәк. Мин мондый тәҗрибәләрне башка районнарда да үткәрү өчен бернинди киртәләр күрмим.
Хәзер тулаем ил буенча ел саен биопрепаратлар кулланыла торган чәчүлекләр өлеше арта. Аларны Самара, Воронеж, Мәскәү өлкәләрендә актив кулланалар, ә безнең республика, элек биопрепаратлар белән эшкәртелә торган чәчүлекләр саны буенча лидер булса да, шактый артта кала.
«Хезмәт мигрантлары» генофондны боза
Умартачылардан, республикабызда умарталарның кимүенә Үзбәкстаннан һәм Урта Азиянең башка илләреннән легаль булмаган рәвештә бал кортлары кертү сәбәпче, дигән сүз ишеттем. Бу дөресме?
Әйе, кызганыч, бу шулай. Татарстан үзен умарта пакетлары белән тулысынча тәэмин итә ала, һәм көньяк илләрдән умарта кортлары китерүнең кирәге юк. Шулай да кайбер умартачылар аларны Урта Азиядән арзанрак бәягә сатып ала. Эш шунда, читтән китерелгән бал кортларын сатып алу умартачыларны кышка акча сарыф итүдән, аларга ашарга бал калдырудан коткара. Көньяк бал кортлары нигездә бездә кышлый алмыйлар һәм үләләр, шуңа күрә көз көне аларны «иреккә чыгаралар», ә гади генә әйткәндә, үлемгә дип, чыгарып ташлыйлар.
Әмма мондый алым Татарстан умартачылыгына геннар дәрәҗәсендә зыян китерә. Көньяк бал кортлары безнең җирле, районлаштырылган бал кортлары белән кушылалар. Нәтиҗәдә, озак кышлауга чыдам булмаган һәм үлү проценты югары булган катнаш кортлар барлыкка килә. Бу – безнең умарталыкларның продуктивлыгына тискәре йогынты ясый. Деградация шулай бара да. Моннан тыш, умарта пакетлары белән бергә, шул исәптән яңа вирус китереп чыгарган авыруларны кертү куркынычы бар.
Бу – бик җитди проблема, шуңа күрә мин умартачыларны бу мәсьәләгә җаваплы карарга һәм бал кортларын бары тик җирле умартачылардан гына сатып алырга чакырам. Безнең Ассоциация Россия территориясенә Урта Азия илләреннән умартачылык пакетларын кертүне тулысынча тыю яклы. Мондый чара нәселле һәм репродуктив умартачылыкны җитди куркынычлардан һәм тулы деградация куркынычыннан саклау өчен кирәк.
«Татарстан балы» бренды ничектер шәхси кулларга эләккән»
Безнең республикада һәм тулаем илдә бал кортлары кими, ә киштәләрдә бал кимеми, хәтта киресенчә, арта гына. Парадоксның сәбәбе нәрсәдә?
Сәбәбе бер – базарда фальсификатның күп булуы. Агымдагы елда Роскачество илнең сәүдә нокталарында бик күп ялган бал тапкан. Бу күрсәткеч супермаркетларда сатыла торган балның 70-80 процентына җитә.
Башка төбәкләрдән аермалы буларак, Татарстанда таныла торган «Бал» бренды юк. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Татарстан балы» бренды ничектер шәхси кулларга эләккән. Хәзерге вакытта без тикшерү башладык һәм республика умартачыларына бу товар билгесен кире кайтару өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез.
Шулай ук без үзебезнең «Татарстан умартачылары» брендын эшләдек, ул инде уңышлы теркәлгән. Әлбәттә, товар билгесен теркәү белән эш бетми, брендның танылуы, аның таралуы өстендә эшләргә кирәк. Әмма без үз базарыбызны фальсификат җитештерүчеләрдән һәм сатучылардан сакларга тиеш.
«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Фәридә Якушева