news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кибетләрдә бөтенләй йөрмиләрме әллә?» - Гүзәл Уразова ипи бәясен әйткәч, халык шаккаткан

news_top
«Кибетләрдә бөтенләй йөрмиләрме әллә?» - Гүзәл Уразова ипи бәясен әйткәч, халык шаккаткан
Фото: "Татар-информ" архивы

Гүзәл Уразова бәяләр турындагы сорауларга җавап биргән. Ягъни, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артистыннан кибеттәге азык-төлекнең, автобуста йөрүнең ничә сум булуы турында сорашалар. Әйтергә кирәк, Гүзәл Уразова бер дә аптырап калмый, һәр сорауга диярлек җавап бирә. Ә менә аның язылучыларын кайбер җаваплар аптырашта калдырган.

Бер кило бәрәңге бәясен җырчы 40 сум дип бәяләгән. Сөт, йомырка бәясен якынча дөрес әйткән ул. Ә менә бер буханка ипине Гүзәл Уразова 500 сум тора дип саный. «Мичтә пешерәләр бит хәзер, закваскада, шул 500 сумга хәтле күтәрелде. Ә кибеттән кереп алсаң, 200-300 сум тирәседер», – ди ул.

Гүзәлнең җәмәгать транспортында йөрмәгәненә дә бик күптән икән инде. Шуңа күрә җырчы билет бәяләрен белми. «Элек гел автобуста йөри торган идем. Башта автобус белән бара идем, аннан соң трамвайга күчеп утыра торган идем. Аннан троллейбус белән барып җитә идем институтка. Бу – 23 ел элек», – ди ул. Аның каравы, гел сәфәр йөргәч, бензин бәяләрен Гүзәл якынча дөрес әйтә.

Әлеге видеоны җырчы үзенең сәхифәсенә куйгач, аңа тәнкыйть сүзләре язучылар да булган.

«Алар кибетләрдә бөтенләй йөрмиләрме әллә?», «Ипи 500 сум?!», «500 сумлык ипи… Әллә юри әйтә, каян килгән бу саннар? Башка планетада яшәгән төсле. Вәт әйтә», «Уразованың кибетләрдә йөрергә вакыты юктыр», «Болар азык-төлекне каян алалар икән?» – дип аптыраша халык.

«Өйдә пешкән ипи алсалар, чыннан да 500 сум тора бит», «Закваскада пешерелгән ипи кыйммәт тора. 3 ел элек Казан үзәгендә 240 сумга сатып алган идем. Хәзер, чынлап та, 500 сум бардыр», – дип, Гүзәлне яклаучылар да табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар