news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кибетләрнең берсендә срогы чыккан ипине пычратып ташларга кушылган

Кибетләрнең берсендә срогы чыккан ипине пычратып ташларга кушылган

news_top
Кибетләрнең берсендә срогы чыккан ипине пычратып ташларга кушылган
Сызрань шәһәрендәге "Пятерочка" кибете җитәкчелеге, искергән ипине мохтаҗларга бирмәс өчен, хезмәткәрләрен ипине ташларга мәҗбүр итә икән. Бу хакта "Лента.ру" яза

Кибеттә эшләүчеләр сүзләренчә, элек куллану срогы чыккан ипине җитештерүчегә тапшырганнар яисә малларга ашатканнар. Хәзер кагыйдәләр искергән: ипине башта пычрак суда чылаталар, аннары өстенә күмер сибәләр һәм чүплеккә ташлыйлар.

Мохтаҗларга ипи тарату тыелган, моны Роспотребнадзор рөхсәт итми, дигәннәр кибеттә.

Кибеттә эшләүче фикеренчә, ипине биш көннән ашасаң да, ул сыйфатын югалтмый. "Теләсә нәрсәне ташларга була, әмма ипине түгел. Безнең илдә ипи ташлау бер вакытта да ярамаган", - дип аңлаткан ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар