Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кибет янында чәчәк сатып утыручы әбине зур гәүдәле ир-ат кыйнап киткән

news_top_970_100

Ульяновскида 22 сентябрьдә шаккатыргыч вакыйга булган. Әмма бу турыда 28е көнне генә хәбәр таралган. Шәһәрнең бер супермаркеты яныннан узып барганда, зур гына гәүдәле ир-ат, кинәт кенә, чәчәк сатучы әбине күреп алган. Янына килгән һәм бичараның битенә, йодрыклап, өч тапкыр суккан. Пенсионер карчык шоктан яңагына тотына һәм кычкырып елап җибәрә.

Бу хәл видеокамерага эләккән, кыйнаучы ирне берничә сәгать узгач ук тапканнар.

Ир кеше үзенең кылган гамәле өчен гафу үтенергә тырышып караган. Аннан сорау алу вакытында төшерелгән видео да таралды.

Аның аңлаешсыз сүзләренә караганда, ул үз гаебен таный, ә булган хәл турында: «Әбинең битенә өч тапкыр суктым. Шулай килеп чыкты. Гафу итегез», – ди.

Аңа хулиганлык өчен (ә эшне нәкъ менә шушы маддә буенча кузгатканнар) 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100