Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кибет уртасында эчке киемнән генә калды»: Бер кызны иптәшләре мыскыл иткән

Өс киемнәрен урлагач, кыз бала трусиктан гына залга чыгарга мәҗбүр булган.

news_top_970_100
«Кибет уртасында эчке киемнән генә калды»: Бер кызны иптәшләре мыскыл иткән
https://pixabay.com/

Ульяновск шәһәрендәге сәүдә үзәгендә бер кызны иптәшләре мыскыл иткән. Кием киеп карый торган бүлмәдә чишенгәч, аның өс киемнәрен урлаганнар. Бу турыда «КП» хәбәр итте.

Кыз пәрдә артында чишенә, шул чакта аның иптәш кызлары киемнәрен урлап алып китә.

«Кибеткә барган идем. Эчке кием киеп карарга дип пәрдә артына кердем. Аннары киемнәрем югалды. Мин шок хәлендә калдым. Дус кызларыма шалтыраттым, алар трубканы алмады. Башка чара калмагач, эчке киемнән генә кибеттә йөрергә туры килде инде. Шул килеш залга чыктым. Бөтен кеше миңа карады, мин кызардым, күкрәкләремне кулларым белән капладым. Кибеттәге хезмәткәрләргә ни булганын аңлатырга тырыштым. Аннары дус кызларым йөгереп килеп, «бу — шаярту» дип кычкырырга тотынды. Мин аларны шунда ук бәреп үтерә яздым. Аларга көлке, ә мин бөтен бер кибет уртасында эчке киемнән генә калдым бит. Бөтен гомергә хурлык», — дип язган бу кыз.

Челтәр кулланучыларның кайберләренең бу хәлгә исе китмәсә, башкалары ачуланып та алган.

Кыз фигурасын күрсәткән, дус кызлары күңел ачкан, дип язалар.

Җәмәгать урыннарында мондый шаярту дөрес түгел, дип тәнкыйтьләүчеләр дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100