Сакчыларның кешеләрнең сумкасы эчендә ниләр булуын тикшерү хокукы бармы? Әлеге мәсьәлә «Хосусый детектив һәм саклык эшчәнлеге турында»гы закон белән көйләнә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендәге эксперт Антон Арифулин «Газета.Ru»га аңлатканча, кибеттәге сак хезмәткәрләре кешеләрнең сумкасының эчен мәҗбүри рәвештә күрсәтүне таләп итәргә хокуклы түгел. «Хосусый детектив һәм саклык эшчәнлеге турында»гы закон нигезендә, алар сорарга мөмкин, ләкин мәҗбүр итә алмый.
Урлау турында шик булган очракта, сак хезмәтенең бердәнбер законлы гамәле – полиция чакыру һәм сумканы тикшерү вәкаләте булган хезмәткәрләрне көтү.
Юрист ассызыклавынча, үз хокукларын белгән сатып алучы һәрчак өстенрәк була, чөнки ул сак хезмәтенең вәкаләтләренең чикләрен ачык аңлый, диелә бу хәбәрдә.