news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кибет пилмәнендә куркыныч авыру тапканнар

Бу авыруны иярткән кешенең нерв системасына, җенес органнарына җитди зыян килә.

news_top
Кибет пилмәнендә куркыныч авыру тапканнар

Башкортстандагы белгечләр киң таралган супермаркетларның берсендә сатып алынган пилмәндә куркыныч йогышлы авыру барлыгын ачыклаганнар.

«Интерфакс» хәбәр иткәнчә, листерия дигән йогышлы авыру булган пилмән Казанда җитештерелгән.

Әлеге тикшерүне кибетнең үзен тикшерү вакытында башкарганнар. Йогышлы авыру булуы ачыклангач, продукцияне сатудан алганнар, аерым урынга куйганнар. 

Хәзерге вакытта йогышлы авыруның ярымфабрикат продуктка ничек эләгүне ачыклыйлар.

  • Листериоз — киң таралган табигый-учаклы йогышлы авыру. Аны кешеләр дә, хайваннар да йоктыра. Авыручы кешенең нерв системасына, җенес органнарына зыян килә. Табигатьтә листериоз белән кыргый җәнлекләр, кимерүчеләр һәм кошлар авырый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар