news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кибет печеньесыннан торт

Кибет печеньесыннан җайлы гына торт ясау рецептын тәкъдим итәм. Бер тортка төрле печенье куллана аласыз.

news_top
Кибет печеньесыннан торт
Крем өчен: 750 грамм сөт, 1 стакан ярым шикәр комы, 3-4 аш калагы он,1 грамм ванилин, 2 йомырка, 200 грамм атланмай.

Барысын бергә кушабыз (атланмайдан башка) һәм газга куеп болгата-болгата кремны куертабыз. Ахырдан шушы кремга атланмайны кушып тагын болгатып алабыз. Крем әзер.


Хәзер инде печеньеларны крем белән чиратлаштырып сылап тортны өябез.Торт әзер,салкынга куябыз.

Тортны кичтән ясасагыз тагын да тәмле була.Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар