news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кибет парковкасында җир убылып, машина бөтенләй төшеп киткән, һәлак булучылар бар

«Лада Ларгус» автомобиле төшеп киткән чокырдан пар чыгып тора.

news_top
Кибет парковкасында җир убылып,  машина бөтенләй төшеп киткән, һәлак булучылар бар

Пензада кибет янындагы парковкада бер автомобиль җир астына төшеп киткән һәм ике кеше һәлак булган. Мәрхүм ир-атларга 53 һәм 49 яшь булган. Бутурыда РИА Новости хәбәр итте.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Пенза өлкәсе буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, фаҗига Аустрин урамындагы кибет янында 19 ноябрьдә 9.40 сәгатьтә була.

«Җир убылу нәтиҗәсендә, „Лада Ларгус“ автомобиле тулысынча чокырга төшеп китте. Кызганычка каршы, һәлак булучылар бар», — дип сөйләгән агентлык әңгәмәдәше.

Машинаны һәм мәетләрне коткаручылар чокырдан чыгарган.

Өлкә прокурорының өлкән ярдәмчесе Светлана Артамонова ике кеше һәлак булуын, аларның шәхесе ачыклануын раслаган.

Урында тикшерүчеләр эшли. Төбәк буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Татьяна Махницкая Тикшерү идарәсе җитәкчелегенең урынга китүен әйткән. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фотоларыннан күренгәнчә, «Лада Ларгус» автомобиле асфальт астындагы чокырга бөтенләй төшеп киткән, аннан пар чыгып тора.

Шаһитлар бу урынны видеога төшереп алган.

Машина төшеп киткән урында җылылык трассасы булган. Коммуналь хезмәтләр бу урында күптән түгел генә эшләгән. Бу турыда "Беренче канал" хәбәр итте.


"Вести" каналы машинаның кайнар сулы чокырга төшеп киткән мизгелен күрсәтте. Кадрлардан күренгәнчә, җиңел машинаның алгы тәгәрмәче чокырга эләгә, аннары ул янтая һәм сулы чокырга төшеп китә. Суның температурасы 75 градус чамасы була. "Ларгус" йөртүчесе һәм пассажиры урында ук үлә. 

Җылылык трассасы өчен җавап бирә торган оешма трассасының тишелүен раслый, мәрхүмнәрнең гаиләсенә ярдәм итәргә вәгъдә бирә. 

Биредә яшәүчеләр кайнар сулы чокыр барлыкка килгән урында трасса инде өч ай элек тишелүен әйтә. Бу урында моңа кадәр дә бер җиңел машина баткан, тик ул вакытта кешеләр үлмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар