news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Киңәшмәгә ашыккан хатын ач акулалар янына бассейнга егылып төшкән - видео

Хатын абынып егылган һәм акулалар янына төшеп киткән.

news_top
Киңәшмәгә ашыккан хатын ач акулалар янына бассейнга егылып төшкән - видео
Кытайда бер хатын, бассейндагы акулаларны ашатканда, ялгыш алар янына егылып төшкән. Әлеге вакыйга турында "Вести"каналы хәбәр итте. 

Цзясин шәһәрендә булган хәл фаҗига белән тәмамлана язган. 

Бу хатын акулаларны тиз арада гына ашатырга ниятләгән, чөнки аның киңәшмәгә китәсе булган. Кабаланып, абынып суга егылган. Егылып төшкәнен үзе дә сизми калган. Тиз арада сакчылар килеп җитеп кенә, хатынны коткарганнар. 

China Global Television Network сайты вакыйга турында видео күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар