Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Киңәшче итеп кенә куймасын» — Ришат Төхвәтуллин Башкортстан Башлыгы белән аралашкан

Җырчының Радий Хәбиров белән күптәннән шәхсән танышасы килеп йөргән.

news_top_970_100
«Киңәшче итеп кенә куймасын» — Ришат Төхвәтуллин Башкортстан Башлыгы белән аралашкан
Солтан Исхаков

Ришат Төхвәтуллин туган ягы Туймазыда узган чарада җырлаган. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та килгән булган. Җырчының Радий Хәбиров белән күптәннән шәхсән танышасы килеп йөргән, аны инстаграмда даими күзәтеп бара икән. Форсаттан файдаланып, Ришат сәхнәдән Башлык янына төшә. Алар бик җылы кочаклашалар.

«Мин дә сезне күзәтәм. Искиткеч талантлы артист, башкаручы. Горурланабыз», — дигән Радий Хәбиров.

«Бөтен сәхнәдәшләремнең сезнең белән сэлфилары бар. Минеке генә юк», — дип Ришат Радий Хәбиров белән фотога да төшкән.

Җырчының бу видеосын телеграм каналлар да тарата. «Киңәшчесе итеп кенә билгели күрмәсен», — дип төрттергәннәр анда Ришатка, җырчы Элвин Грейның Республика Хакимиятендә җаваплы вазифа биләвен искә алып.

«Интертат» Элвин Грей исеме белән җырлаучы артист Радик Юлъякшинның Башкортстан Башлыгы киңәшчесе итеп билгеләнүе турында язган иде.

Инстачылар исә, гадәттәгечә, Ришатның шәп тавышына сокланган. «Сез җырлаганда тәнемә каз тәннәре чыга», «Сез иң тыйнак, зәвыклы, матур, тәрбияле җырчы», — дип мактаганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100