news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Яз гүзәле - 2026» бәйгесендә Саба кызы Әдилә Галимҗанова җиңде

Тинчурин театрында студентлар арасында уздырыла торган «Яз гүзәл-2026» конкурсының финалы үтте.

news_top
«Яз гүзәле - 2026» бәйгесендә Саба кызы Әдилә Галимҗанова җиңде
Фото: © «Татар – информ», Владимир Васильев

«Яз гүзәле» матурлык һәм талант конкурсы быел 17нче тапкыр үткәрелә. Анда катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән 300 гариза килгән, алар арасыннан иң сәләтле 30 кыз Тинчурин театры сәхнәсендә, бәйгенең финалында чыгыш ясады. Башкортостан, Луганск, Удмуртия, Чувашия Республикаларыннан, Владимир, Мәскәү, Свердлов, Ярославль, Пенза өлкәләреннән, Түбән Новгород, Әстерхан һәм башка ерак шәһәрләрдән килүче кызлар да бар иде. Утыз кызның унысы «супер финалист» итеп билгеләнде, һәм «Яз гүзәле» титулы өчен үзара көч сынашты.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашучыларны һәм тамашачыларны сәламләде.

Яшьлек кайнап тора торган, тормыш дәрте ташып тора торган халәт. Әлеге проектка 17 яшь тулган икән, аның киләчәге зур максатлар белән илне-көнне сөендереп торсын, дигән теләктә калам. Әлеге проектның милли күзлектән әһәмиятен аерым билгеләп үтәсем килә, чөнки биредә безне сокландыра торган кызларыбыз катнаша. Аларның чыгышлары, эчке халәте аша без халкыбызның, милләтебезнең рухи көзгесен күрәбез. Бу кызлар үзләренең сәләтлелеген, булдыклылыгын, милли традицияләребезне, телне, халкыбызны яратуларын чыгышлары аша җиткерәләр, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Әлеге проектның җитәкчесе Дәүләт Советы депутаты һәм Казан дәүләт энергетика университеты директоры Эдвард Абдуллаҗанов әлеге проектны 3 нче ел рәттән федераль дәрәҗәдә үткәрүләрен билгеләп үтте. Моның өчен ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Марат Әхмәтовка рәхмәт әйтте.

Кеше бер яктан гына түгел, ә төрле яктан үсәргә тиеш. «Яз гүзәле» мәдәни-агарту проектын студентлар үзләре уйлап чыгарды. Ул яши, һәм аның киләчәге бар, дип уйлыйм. Әлеге проект тиз арада популярлашты, шәһәр, республика һәм инде федераль дәрәҗәгә барып җитте.
Яшьләр ярты көнне укуга, ә калган яртысын үзләренә – спортка, иҗатка, шәхси үсешкә багышларга тиеш. Моның өчен барлык мөмкинчелекләр булдырылган. «Яз гүзәле» кебек проектлар яшьләргә стимул бирә, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Яз гүзәле» проекты финалының жюри составында Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасының атказанган артисты Айгөл Хәйри, Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша, блогер Илназ Габидуллин, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR директоры Ләйсән Сафина, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева һәм халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Руслан Закиров иде. Алар утыз финалист арасыннан унысын сайлап алып, аларны төрле номинацияләрдә бүләкләделәр һәм «Яз гүзәле-2026» титулы иясен билгеләделәр.

«Яз гүзәле – 2026» титулына Байлар Сабасыннан Әдилә Галимҗанова ия булды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар