Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

КФУның Татар халык хорына 55 ел: «Ирнис хорны яшәтә, хор Ирнисны яшәртә»

Быел Казан дәүләт федераль университетында ике зур юбилей: Татар халык хорына – 55, ә аның алыштыргысыз җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллинга 80 яшь тулды. Хорның император залында гөрләп узган концертыннан репортажны хәбәрчебез, хорның старостасы Зилә Мөбәрәкшина тәкъдим итә.

news_top_970_100
КФУның Татар халык хорына 55 ел: «Ирнис хорны яшәтә, хор Ирнисны яшәртә»
Салават Камалетдинов

«55 ел... Үзе бер кеше гомере!»

Татар халык хорын Ирнис абый менә инде ярты гасырдан артык үз баласыдай кадерли, яшәтә. Музыкага бөтен җаны-тәне белән бирелеп, аны һәр күзәнәге аша үткәрүче педагог, дирижер ул. Эшенә фанатларча бирелеп эшләгән энтузиаст Ирнис Рәхимуллин бик кырыс, әмма шул ук вакытта йомшак күңелле бала җанлы да. Музыка белән шөгыльләнмәсә дә, барыбер иҗат дөньясында кайнар иде ул дип уйлыйм. 

55 ел... Бер карасаң, үзе бер кеше гомере! Ирнис абый хор белән җитәкчелек иткән елларын «мизгел кебек үтте», дип искә ала. Хорның юбилей концерты да «Гомер – бер мизгел» дип исемләнгән иде.

Һәр хорчы хорның юбилей концертын түземсезлек белән көтеп алды. Әзерлек бер ел алдан башланды. Программада булган кайбер җырлар төшеп калса, алар урынына яңаларын – Ирнис Әхмәдуллович эшкәртүендәге инглиз, рус һәм татар җырларын мәш килеп өйрәнә башладык.

Монда төгәллек кирәк. Фальшька урын юк. Ирнис абый, әйтерсең, җырларны, хордагы тавышларны йөз һәм кул хәрәкәтләре белән иң гүзәл яңгырашка җыя.

Хор тарихына тукталсак, 1967 елда Казан университеты ректоры Ирнис Әхмәдулловичка Татар халык хорын оештырырга тәкъдим итә. Ләкин Ирнис абый бу тәкъдимнән баш тарта. «Мин шәһәр малае, туган телемне белмим», - дип җавап бирә ул. Әмма җитәкчелек каты тора: «Белмәсәң – өйрәнерсең», - диләр. Шулай итеп ул данлыклы хорны җитәкли башлый.

Ирнис Рәхимуллин – сугыш чоры баласы. Казанда туып үскән. Шуңа да сөйләменә канатлы сүзләрне русча кыстыра. 55 ел элек Татар халык хорын оештырып, җитәкчелек итә башлаган вакытта Ирнис Рәхимуллин дәресләрен рус телендә алып бара. Туган телен аңа хорга йөрүче иң беренче студентлар өйрәтә. Шундыйлар арасында хорның беренче солистларының берсе – Казан дәүләт консерватория студенты Зилә Сөнгатуллина да була.

55 ел гына узган: Татар халык хоры концерты янәдән Ирнис Рәхимуллин белән Зилә Сөнгатуллинаны очраштырды

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Даяновнаның хор тарихында гаять зур урын алып торганын белә идем. Үзем алты ел җырлау дәверендә аның концертка килгәнен күргәнем булмады. Юбилей булгач, бу юлы безнең концертта ул да булырга тиеш, дигән уйлар чуалып йөрде…

 

Фото: © Зилә Сөнгатуллина Ирнис Рәхимуллинның сул ягында. Ирнис Рәхимуллинның шәхси архивы

Чакыру тарихы болайрак булды: Рөстәм Яхинның бер җырын башкарырга теләп, Ирнис абыйга мөрәҗәгать иттем. Ноталарны эзләп, табып булмагач, ул шунда ук Зилә апага шалтыратырга киңәш итте. Һәм... үзе үк шалтыратты да. Шунда аның беренче мәртәбә Зилә апа белән сөйләшүләрен ишеттем. Таң калдым:

– Җаным, синдә ноталар юк микән? Җаным, юбилей концертына киләсеңме? Узган концертта улым килде, сине дә чакырам...

Еллар үтеп, сулар акса да, бу аның беренче хәләл җефетенә яратып һәм хөрмәтләп дәшүе иде. «Без дошманнар түгел, дуслар!» – дип әйткәне булды аның бер әңгәмәсендә.

Вакыт үтте, концерт көне дә килеп җитте. Мин бик тә Зилә апаның килүен теләгән идем шул. Шуңа күрә аңа исенә төшереп, бер көн алдан шалтыраттым. Адаш апам концертның кайда, ничәдә буласың кабат-кабат сорады. Килергә тырышам, дип ышандырды. Соңгы минутка кадәр ул килер дип өметләндем... Ләкин, концерт башлангач та, ни күрим – тамашачылар арасында ул юк иде... «Килмәде», - дип үз-үземә пышылдадым мин.

Ярар, концерт шимбә көнне булгач, үз эшләре булгандыр дип, мин игътибарымны тулысынча җырланасы җырларга, Ирнис абыйның дирижерлык хәрәкәтенә юнәлттем.

Менә беренче җыр башланды. Күзләрем кайчак тамашачыларга да төшеп алгалый. Шулай, җырлаган вакытта, император залының төп зур ишегеннән яп-якты төсләрдән киенгән Зилә апабыз килеп кереп бармасынмы?! Үзе генә түгел, янында оныклары да бар. «Сөбханалла-а-а...»

Бу вакытта бер залга, бер Ирнис абыйга, бер залга, бер Ирнис абыйның кулына карыйм. Ә эчемдәме! Ә эчемдә шатланып туймаслык сөенү хисләре! «Зилә апа килде!» – дип эчемдәге хисләрем йөземә бәреп чыккан иде. Чакырылган кунакларның тантаналы котлау сүзләре башлангач та, әкре-ен генә алып баручыбыз Илдар абый Кыямов янына килеп, колагына: «Зилә Даяновна килде. Сүз бирәсездер?» – дип пышылдадым. «Аңладым», - дигәнне аңлатып, Илдар абый башын какты. Ә аннары...

Илдар Кыямов Зилә Даяновнага сүз биреп, аны сәхнәгә чакырды. Тамашачылар бертуктаусыз алкышлый (алар мондый кунакның килүен көтмәгән иде), ә без тынып калдык. Зилә апа белән Ирнис абыйның оныклары – Дамир, Радель белән чәчәк бәйләмен тотып чыкты.

Ирнис абый белән Зилә апа янәдән, шушы сәхнәдә, шушы хор концертында очрашты. Дөрес, 55 ел гына узган – чәчләргә чал кергән, йөзләрдә дә бераз җыерчыклар күренә. Анысы мөһим түгел, иң мөһиме – Ирнис абыйның беренче солисты – яраткан Зиләсенең исән-сау булуы, аның алкышлар астында бәгырь җимешләре – кадерле оныклары белән янәшәсендә басып торуы иде. Зилә апа менә-менә 19 яшендәгечә, «Тау астында салкын чишмә чылтыр-чылтыр агадыр», - дип моңлы саф тавышы белән хорга кушылып сузып җибәрер төсле иде...

Зилә Сөнгатуллина: «Университетның император залы – солист буларак җырлаган беренче сәхнәм»

– Университетның император залы минем өчен Казандагы иң беренче чыгыш ясаган сәхнәм, - дип башлады сүзен Зилә Сөнгатуллина. – Ул бик данлыклы сәхнә. Мәскәүдән килгән музыкантлар да концертларын шунда уздыра иде. Затлы урын ул, чөнки акустикасы яхшы.

Элек хорга йөрү мәҗбүри иде. Татфак, журфак, экономфак һ.б. факультет студентлары Татар халык хорына агылды. Хорда җырлаган яшьләр бик яхшы эстетик тәрбия ала. Шәхес булып чыгалар.

Казан университетында Татар халык хорын бетерү дөрес булмас иде. Хәзерге заманда халыкка рухи патриотик тәрбия биргән чакта хор бик кирәкле. Җимерергә генә җиңел. Оештырып җибәрүе бик авыр, - дип сөйләде аерым бер күрешүдә Зилә Даяновна.

Бу урында аңлатып китәргә кирәк булыр: Ирнис Рәхимуллин белән концертмейстер Венера Бакиева университетта килешү белән генә эшлиләр, аларны штаттан университетның соңгы ректоры булып эшләгән Илшат Гафуров чыгарган булган. Менә шулай, университетта татар сәнгатенә 11 ел элек балта чабылган. Хезмәт хакы да һәр ай саен түгел, семестр ахырында бер тапкыр гына түләнә башлаган. Икенче төрле әйткәндә, университет килешүне ел саен төземәсә, Татар халык хоры бөтенләй юкка чыга дигән сүз.

– Бөтен язучылар, филология һәм педагогика факультетында укучылар шул хорга йөрде, Ирнис профессор Диләрә Тумашева белән дә бик якын аралаша иде. Ул сәнгатьне бик яратты, студентларны җыя иде.

Хәзерге заманда яшьләргә тәрбия кирәк. Әнә карагыз, инде ничә буынны без югалттык! Татарлар телне, моңны югалта, оныта бара, халык көйләрен, Рөстәм Яхинның кем икәнен белми…

«Каз канаты» дигән бию ансамбле дә эшләп килә иде, бик матур концертлар куеп йөрделәр. Университетның үзендә шушы залны гөрләтеп тордылар.

Филология факультетындагы барлык студентлар да хорда музыкаль тәрбия алырга тиеш. Хорны туплап, кадерләп тоталар иде. Хорны яңадан университетның штатына кайтарырга сүз кузгатырга кирәк, - дип чаң сукты Зилә Даяновна.

«Ирнис хорны яшәтә, хор Ирнисны яшәртә»

Зилә Даяновна әйтүенчә, Ирнис Әхмәдуллович танышкан вакытта бер дә татарча белмәгән, русча гына аралашканнар.

– Улыбыз Рөстәмне татар теленә өйрәтер өчен Ирнис хорга йөргән студентлардан татар теленә өйрәнде. Әкренләп сөйләшә башлады. Үзенә дә, халыкка да, студентларга да тәрбия булды. Хорны ташларга уйламый ул. Ирнис хорны яшәтә, хор Ирнисны яшәртә. Иҗат белән шөгыльләнү сәламәтлеккә дә файда, тотып тора, көч бирә. Мин Ирнис Әхмәдулловичка сокланам. 55 ел буена үзе тудырган хорга, үз эшенә тугры калды.

Элек хорда гел татарча гына җырлаган булсак, хәзер хорның программасы баетылган: татар, рус, грузин, итальян, инглиз, латин телендәге халык һәм классик җырлар бар. Хор белән республиканың теләсә кайсы районына барып, менә дигән итеп концерт биреп була. Хорның солистлары да үзенчәлекле тавышлы. Миңа бик ошады. Татар халык хорында тавышның культурасы бар, бу бик мөһим нәрсә.

Хор белән без Санкт-Петербургка та, Әтнәгә дә булдык. Мин Ирнискә консерватория бетерергә булыштым һәм хорның башлангыч этабында җырладым. Алга таба чыгыш ясап йөрергә вакытым булмады. Аннан соң төп солист итеп Флюра Низамова җырлый башлады.

55 ел узган, хор бары яхшы якка гына үзгәргән. Ирнис Әхмәдуллович тәҗрибә туплаган, студентлар белән эшләү алымын белә. Хор чын-чынлап милли коллективка әйләнде. Мелизматикага да әһәмият бирә, хорның яңгыравында алга китеш бар. Хорның осталыгы арткан, студентлар матур тембр белән җиңел, чиста җырлый, - дип бәяләде Зилә Сөнгатуллина.

«Венера белән гаилә корганнан соң бәхетле тормыш башланды»

Ирнис абыйның тормышында һәм, бигрәк тә хорның тарихында зур роль уйнаган икенче шәхес – хорның концертмейстеры, Ирнис Рәхимуллинның икенче хатыны Венера Бакиева.

Ирнис Әхмәдуллович Венера Харисовна белән бергә 1995 еллардан соң тормыш корып җибәрә. «Шуннан соң бәхетле тормыш башланды» , - дип искә алган иде ул Венера Харисовна белән танышуы турында.

– Беренче «бәхеттә» язмыш белән көрәшү булды. Әмма барыбер без Зилә белән дус булып калдык. Тормыш тәҗрибәсе дибез, ул рухны да, тәнне дә баета. Барлык булган хәлләр файда белән узды. Язмышны үзгәртеп булмый.

Гармония булсын өчен, бер-береңне ярату гына түгел, хөрмәтләү дә кирәк. Хөрмәт булмаса, мәхәббәт тә сүнә. Мин үземне бәхетле итеп саныйм. Бәхетле гомер кичергәндә генә мизгел тиз уза. Гомер дигәнең бик тиз үтте, - диде Ирнис абый.

«Штрейкбрехерлар! Басы, что поём, мать ти-ти!»

Бер мизгел булып узган вакыт аралыгында Казан университетының меңләгән сәләтле студентлары «Ирнис Рәхимуллинның халык җырына тирән мәхәббәт мәктәбе»н узган. Шундыйлар рәтендә драматург Равил Сабыр да бар:

 

Фото: © Равил Сабыр өченче рәттә уң яктан беренче, бишенчесе – Илдар Кыямов, алтынчысы – Данил Гыйниятов

– Беренче курска 1990 елда укырга кергәч, бию, җыр, һ.б. төрле түгәрәкләргә йөрергә кирәклеген әйттеләр. Мин биюгә оста түгел, әмма җырга сәләтем булды. «Анда кызык. Барып карагыз. Сезгә ошаячак», - дигәннәре истә калган. Наиф Акмал, Фәгыйлә Шакирова белән Ирнис абый янына бардык, ул безне җырлатып карады. Ирнис абый Фәгыйләнең тавышын яратты. Фәгыйлә бер ай тирәсе йөрде дә, башка килмәде.

Ирнис абый һәр репетициягә килә, күзлеген киеп, исемлектә күзен йөртеп чыга да: «Кая Фәгыйлә? Нишләп килмәгән?» – дип һаман саен сорый иде.

Илдар Кыямов, Илшат Әюпов, Данил Гыйниятов, Ренат Вәлиуллиннар белән бергә йөрдек без. Бер репетицияне Илдар Кыямов калдырды. Икенчесенә килгәч, Ирнис абый Илдарны кайда йөрдең дип, сүгә башлады. «Ирнис абый, хорга йөреп, ялгыз кала алмыйм бит, өйләнергә дә кирәк бит», - диде. Менә шундый кызык мизгелләр бар иде.

Яңа җыр өйрәнә башланганда Ирнис абый билгеле бер урында тавышны сузарга куша иде, ә ул арада һәрберебезнең авызына колагын терәп, фальшь җырлаучыны таба иде.

Ирнис абый чынлап ачуланмый, яратып ачулана. Сабакташлар белән очрашсак, Ирнис абыйның канатлы сүзләрен искә алабыз. Дөрес җырламасак, шалт итеп бар көче белән рояльгә китереп суга иде һәм: «Штрейкбрехерлар! Басы́, что поём, мать ти-ти!» – дип акыра иде. Күбрәк егетләргә эләкте.

Яхшы җырласак: «Тагын ике репетиция һәм җыр сезнең кесәдә!» – дип әйтә иде.

«Әстерханда карбызлар белән сыйладылар»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов хор белән гастрольләргә йөргәннәрне искә алды:

– Хор белән 1990 елда Әстерханга поезд белән барган идек. Өч тапкыр концерт куйдык. Ирнис абый тирәсендә гел шау-шу, бәйрәм иде. Тимер юл вокзалында бер бомж Ирнис абыйның юл сумкасын урлаган булып чыкты. Администраторыбыз Гафур абый, кешедән белешеп, сумканы табып, бомжы белән бергә алып килде. Ирнис абыйның шулкадәр ачуы килгән иде: «Зараза!» – дип, күрмәгәнен күрсәтте (көлә).

 

Фото: © Илдар Кыямовның шәхси архивыннан, сул якта – Ирнис Рәхимуллин

Икенче елны да теплоходта Әстерханга бардык.

Аннан авылларга барабыз бит инде. Анда көзен карбызларны базга тутырып куялар икән, авыл халкы без килгән саен зур-зур карбызлар бирә башлады. Карбызларны шатлана-шатлана ашадык: үзебез базга төшеп, алып менә башладык. Концерттан соң бүлмә саен карбыз ята иде.

 

Фото: © Илдар Кыямовның шәхси архивыннан, Әстерхан

Санкт-Петербургка бер атнага март аенда гастроль белән барган истә калган. 1990 еллар. Ашарга юк. Ирнис абый үзебез белән ашарга алып барырга кушты. Безне бер кунакханәгә урнаштырдылар. Студент кешенең акчасы буламыни? Акча да юк. Кесәгә нәрсә дә булса тыгып барганбыздыр инде...

Йөрибез шулай ярымач килеш, бәяләр күтәрелеп киткән мәл. Казаннан алып килгән ризыкларны ашап бетердек. Питерның бер тыкырыгына кердек тә, бер чүлмәк алдык. Капкачын ачып, шулпаны капкан мизгел әле дә күз алдында тора, ул шулпаның тәмен мәңге онытмыйм. Бер атна буе коры-сары белән тукланганнан соң шулкадәр рәхәт булып китте! Акчаны да кызганмадык, - дип сөйләде ул.

 

Фото: © Илдар Кыямовның шәхси архивыннан

Татар халык хорына йөргән Гөлшат Салихҗанова репетицияләрдә Ирнис абыйның улы Рөстәм Сөнгатуллинның килеп җырлаганын исендә калдырган:

– Мин 1978- 1983 елларда хорга йөрдем. Шул чорда Ирнис абый улы Рөстәм белән килеп, рояльдә уйнап, Рөстәмне җырлатты. «17 мгновений весны» фильмыннан «Мгновения» җырын шундый осталык белән башкарды! - шаккатып тыңладык. Гөрләтеп кул чаптык.

Юбилей концертында Рөстәмгә шуны исенә төшереп әйткән идем, «Было такое,» - дип кенә куйды, елмаеп. Бик җитди ул хәзер. Дүрт бала әтисе бит! Кечкенә чакта бик уйнак, шук иде...

Концертның югары дәрәҗәдә узачагына көлеп һәм кимсенеп караучы чиновниклар яки «тырышуларыбыз юкка булмады»

Шулкадәр олы хезмәте өчен остазыбызның тырышлыгын тиешле дәрәҗәдә бәяләүләрен теләп, бик күп документ-кәгазьләр тутырып, концертның КФУ җитәкчелеге ияләшкән «югары дәрәҗәдә» узачагына шикләнеп, көлеп һәм кимсенеп караулар күп булды инде... Бу хакта аерым бер мәкалә язып чыгып булыр иде. Шулай да, тырышуларыбыз юкка булмады кебек.

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Ирнис Рәхимуллинга барлык татар халкы һәм шушы хорда җырлаучы хорчылар исеменнән «Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен» медален тапшырды.

Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм телләр үсеше идарәсе җитәкчесе урынбасары Азат Арсланов та котлау сүзләрен җиткерде һәм татар халкының традицияләрен республикада пропагандалау өчен рәхмәт хатын, Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесен тапшырды.

КФУның Яшьләр сәясәте, социаль сораулар һәм физкультура-спорт системасын үстерү департаменты директоры урынбасары Миләүшә Сафина КФУ ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Таюрский исеменнән Рәхмәт хатын, Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов Филология һәм мәдәниятара багланышлар институт директоры Рәдиф Җамалетдинов исеменнән Рәхмәт хатын бирде.

Хорның юбилей кичәсен Татар халык хорына йөргән, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов алып барды. Концертта хор татар, рус, грузин, инглиз, латин, итальян телләрендә дүрт тавышка бүленеп җырлар башкарды, «Хәят» һәм «Былбыл» вокаль төркемнәре чыгыш ясады.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров Ирнис Рәхимуллинның Камал театрында берничә спектакльгә хор чыгышларын әзерләвен искә алды. «Моңлы бер җыр» спектакле хәтердә. Ирнис шулкадәр тырышып эшләде! Спектакльнең режиссеры мәрхүм Марсель Сәлимҗанов сәхнә артына кереп, гел елап утыра иде. Профессиональ кеше ничек эшли икәнен без шунда күрдек», - диде ул.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлнара Беляева Ирнис Рәхимуллинда консерваториядә 1974-1975 елларда концертмейстер булып эшли:

«Озак эшләмәдем, ләкин шушы ел эчендә ул мине бик нык чыныктырды. Нәрсә генә уйнамадым мин... Хор өчен хәтта алты тавыш партитурасын да уйнарга туры килде - моның ни дәрәҗәдә зур практика булуын әйтәсе дә юк.

Аннан соң, юллар аерылды. Күп еллар узды. Көннәрдән бер көнне каршыма эшләпә кигән, портфель тоткан үз уйларына чумып барган кеше очрады. Яхшылап карасам, Ирнис абый иде ул! Мин аны шунда ук таныдым. Ул мине танымады. Шул ук көннең кичендә нәшрияттан шалтыраттылар: «Сез Ирнис Рәхимуллинның китабында музыкаль мөхәррир булачаксыз», - диделәр. «Ә мин аны беләм, бүген генә күрдем!» - дип шатлыгым эчемә сыймыйча, трубканы куйдым.

Очраклылыкмы бу? Шуннан соң күрештек, мине исенә төшерде. Аның хор өчен эшкәртмәләреннән торган ике җыентык чыгардык. Ул яңа талантларны үстереп, җырларга өйрәтеп кенә калмый. Ирнис абый шәкертләре өчен үзенең әсәрләрен дә иҗат итә. Татар халык хоры - татар мәдәниятенең хәзинәсе», - дип бәяләде Гөлнара Беляева.

«Талантлар җирдә күп ятмый, алар санаулы гына»

Үзен дәресләрдә еш кына: «Мин – даһи» дип атарга ярата Ирнис абый. Даһи җитәкчебез бервакытта остазы, укытучысы Семен Казачковны искә алмыйча калмый. Әле студент булганда ук укытучысы Ирнис абыйны сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынланмаска өйрәтүнең юлын таба:

– Консерватория хоры белән чыгыш ясар алдыннан кабинетына чакырып алды да: «Дулкынланасыңмы?» – дип сорады. Әйе, дидем. «Борчылма. Менә шушы төймәне тел астыңа кап та, бар да яхшы булачак», - дип ышандырды. Ә ышанмаска мөмкин түгел, укытучы бит!

Гомумән, тере кешедә – акыллы музыкантларда дулкынлану хисе булырга тиеш, әмма чама белән. Шулай, имтиханны «5»ле билгесенә тапшырдым.

Бер атнадан соң укытучым белән күрештем. «Сез биргән төймә хор белән эшләргә ярдәм итә», - дидем. «Шулайдыр шул. Кирәк икән, әйт, тагын бирәм», - ди Семен Абрамович. «Кирәкмәс», - дидем мин, елмаеп.

Бу төймәнең нәрсә икәнен белергә кирәк иде миңа. «Хикмәт кайда? Нинди төймә булды ул?» – дип сорап карадым. «Борчылма, ул валерьянка гына иде», - диде. Гипноз ясарлык сәләте булмаса да, ышандыра алырлык психологик сәләте бар иде аның. Шул сүзе белән мине тынычландыра алды!

Бөек педагог иде. Күпме дирижерларны әзерләп чыгарды... Талантлыларны гына ала иде. Таланты булмаганнарны да һөнәрчегә әйләндерде. Талантлар җирдә күп ятмый, алар санаулы гына, - дигән фикерләре белән уртаклашты Ирнис абый.

Татар халык хоры киләчәктә Студентларның берләштерелгән татар хорына әйләнерме?

Татар халык хорының юбилей концерты әнә шулай җыр-моң, көтелмәгән котлаулар, күптән күрешмәгән хор ветераннарының очрашуы белән үрелеп барды. Аллаһ боерса, Ирнис абый кабызган утлар сүнмәс алар! Нинди генә вакытлар булмасын – үзгәртеп кору еллары, илдәге тотрыксызлык... Авыр вакытларда да хор яшәвен дәвам итә.

Бердәнбер татар студентлар хорының киләчәге турында да уйланып, борчылып яткан вакытлар була. 55 еллык тарихы булган хор тагын күпме яшәр? Ирнис абый урынына кем килер, алмаш булырмы? Гомумән, хорның киләчәге нинди? Сорауларны Ирнис Әхмәдулловичка бирдем.

– Алмаш кеше тапсам да,  консерватория тәмамлаган егет монда килеп түбән хезмәт хакына эшләмәячәк, әлбәттә. Көлеп караячак та, китеп барачак. Җыр сәнгатенең кадерен белмиләр шул.

Хезмәт хакы үзгәрми. Шундый-шундый хезмәт хакы түлибез дип тәкъдим итсәләр, мин алга таба хорны җитәкләүче кешене табар идем әле. Россиядә талантлы кешеләр юк түгел.

Хорның киләчәге турында күптән уйландым. Университетыбыз ректорына мөрәҗәгать итәсем килә. КФУның ректоры Татарстанның югары уку йортларының Ректорлар советы рәисе булып санала. КФУ рәислегендә һәм минем җитәкчелектә студентларның берләштерелгән татар хорын булдыру теләге бар. Барлык университетлардан татар студентлары безгә йөрер иде.

Көрәшмәсәм, мин бу коллективтан күптән китә идем, - дип көрсенеп куйды ул. Ирнис абыйның бу хыяллары фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килер дип өметләнәбез.

Ә әлегә хорның репетицияләре дәвам итә, чөнки хор – кечкенә гаилә. Һәрберебез дус, тату безнең. Хорга күпме кеше килеп китсә дә, аның гаиләлек сыйфатлары югалмый, таркалмый. Чөнки хорның көчле, нык ихтыярлы җитәкчесе – Ирнис абый бар.

Ирнис абый меңләгән студентка татар мәдәнияте, моңы, аһәңенә мәхәббәт орлыклары салган, аны үстергән. Алар шытып та чыккан һәм, ниһаять, хәзерге вакытта алар чәчәк ата, аның җимешләре дә бар. Кемне генә алма, барысы да Ирнис абыйга рәхмәтле.

Аның дәресләреннән рухланып чыгасың. «Мин бит татар милләтенең сәләтле кешесе», дигән горурлык хисе уяна. Безнең өчен ул остаз, мөгаллим. Андыйлар юк дисәң... Бар алар. Ләкин алар, кызганыч, кимеп бара. Ирнис абый кебек кешеләр күбрәк булсын, аның эшен дәвам итсеннәр иде дигән теләк яши, яшьләргә шуны җиткерә алсак иде.

  • Татар халык хоры – 1967 елда Казан дәүләт университетында Ирнис Рәхимуллин тарафыннан оештырыла. Хор составында студентлар, аспирантлар, университет хезмәткәрләре, укытучылар һәм Казанның башка югары уку йортларын тәмамлаучылар бар.
  • Хор эшчәнлегенең төп бурычы – яшь студентларга татар моңы нигезендә музыкаль-эстетик тәрбия бирү, җырлаучыларны, тамашачыларны дөнья һәм милли хор музыкасының иң яхшы үрнәкләренә җәлеп итү, аларны Татарстан Республикасы композиторлары һәм дөнья халыклары җырларында үсендерү.
  • 1967 елдан башлап Татар халык хоры Татарстанның күп кенә шәһәр- авылларында концертлар куя. Концерт программасы белән алар Алма-Ата, Вильнюс, Рига, Хельсинки, Әстерхан, Уфа, Чаллы, Алабуга, Санкт-Петербург, Самара һәм Йошкар-Ола шәһәрләрендә була. 1976 елда хорга «халык» исеме бирелә.
  • Хорда җырлаган танылган шәхесләр: Россия һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның атказанган артисты Руслан Дәминов, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, ТРның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, драматург Равил Сабыр, шагыйрь Газинур Морат, «Ак бүре» нәшрияты директоры Дамир Шакиров, «Китап» радиосы мөхәррире Алмаз Миргаязов, фән докторлары: Мөнир Нигъмәтуллов, Фәрит Бәширов, Хәлил Сәлимов, Әлфия Йосыпова; журналистлар: Исмәгыйль Шәрәфиев, Җәүдәт Дәрзаман, Флюра Низамова, Риман Гыйлемханов, Илгизәр Хәйруллин, Данил Гыйниятов, Илдар Кыямов, Илшат Әюпов, Әлфия Сафина, Марсель Әхмәдуллин һ.б.
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 май 2022
    Исемсез
    Бик кызыксынып укыдым, рәхмәт, Ирнис талантлы кеше, Үз профессиясенә тугры калды.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100