Казан федераль университетының элеккеге ректоры Илшат Гафуров 22 елга катгый режимлы колониягә хөкем ителде. Бу хакта «Татмедиа» телеграм-каналы хәбәр итә.
Мәскәүнең Савелов суды Илшат Гафуровка шундый хөкем чыгарган. Ул үзенең соңгы сүзендә гаепләүләрне кире каккан һәм үзен аклауны сораган. Прокуратура исә аның өчен 25 ел катгый режим таләп иткән.
Гафуров кешеләр төркеме белән алдан сөйләшеп заказлы үтерү оештыруда гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, 1999 елда Гафуров Алабуга шәһәр советы депутаты Исрафиловны Алабуга башлыгы Гафуровны тәнкыйтьләгән өчен үтерергә заказ биргән. Исрафиловны 1999 елда Мәскәүдә ЦСКА спорт комплексы янында үтерәләр.
2023 елның сентябрендә Мәскәүнең Савелов суды «29 нчы комплекс» оешкан җинаятьчел төркеме лидеры Адыган Саләховны («Алик Большой» буларак танылган) Исрафиловны үтерүдә катнашуы өчен 25 елга ирегеннән мәхрүм итте. Тикшерү барышында Саләхов Гафуровка каршы күрсәтмәләр бирә. Ул, Гафуров шулай ук оешкан җинаятьчел төркемнең әгъзасы иде һәм үтерүнең инициаторы булды, дип раслый. Элеккеге ректорның эшен шул ук суд карый. Гафуров гаебен танымый.
Гафуров 2010 елдан алып 2021 елда кулга алынганчыга кадәр КФУны җитәкләде.