КФУда «Татарча диктант»: «Телебез, милләтебезгә булган мәхәббәтне белдерүнең бер ысулы»
Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Татарча диктант – 2026» белем тикшерү акциясе узды. Монда институт студентлары һәм галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре һәм актив яшьләр җыелган иде. Катнашучылар Габдулла Тукайның «Бәхет» хикәясен язды. Текстны Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша укыды.
Катнашучыларны КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов сәламләде.
Бу чараның безнең институтта үткәрелүе бик табигый, чөнки Габдулла Тукай исемен йөртәбез, татар телен саклауда, үстерүдә, киләсе буыннарга тапшыруда, шушы юнәлештә кадрлар әзерләүдә без дөньяда бердәнбер фәнни методик уку-укыту үзәге.
Быел татарча диктант 11нче тапкыр үткәрелә, шушы еллар дәвамында төп мәйданчык булып безнең институт тора. Гадәттә, без бу чараны көз көне үткәрә идек, быел Тукайның туган көне уңаеннан апрель аенда уздырырга булдык. Республикабызда, шул исәптән безнең институтыбызда да, бөек шагыйребезнең юбилее уңаеннан, апрель ае буе диярлек төрле чаралар – түгәрәк өстәлләр, конкурслар, конференцияләр уза, – диде ул.
Ул акцияне оештыручыларга, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетына, аның җитәкчесе Данис Шакировка һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумына, аның рәисе Райнур Хәсәновка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бүген залда Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Мәдәният министрлыгы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте вәкилләре бар. Шулай ук, «Мәгариф», «Мәктәп һәм гаилә» журналлары үткәргән «Туган тел» олимпиадасының җиңүчеләре, аларны әзерләгән укытучылары да биредә, – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов та катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
Тарихка кайтып карасак, беренче «Татарча диктант» 2016 елда уздырылды, анда берничә төбәк кенә катнашкан иде, диктант язу мәйданчыклары да бик аз булды. Хәзер исә безнең география ел саен үсә. Бу акциядә катнашу өчен Россиянең 68 төбәге һәм 25 чит ил, ә уздыру өчен 7 меңнән артык мәйданчык теркәлде. Әле шуңа өстәп, диктант язу өчен онлайн катнашу мөмкинлеге дә бар, - диде ул.
Райнур быелгы акциянең үзенчәлеге – Тукай юбилее уңаеннан, шагыйрьнең әсәре сайлануын искәртте..
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Текстны укучы Фәнис Җиһанша сүзләренчә, ул театрда спектакльнең премьерасы алдыннан да болай каушамый.
Сәхнәгә чыккач, Станиславский системасы буенча, безнең алда дүртенче стена барлыкка килә, шуңа без залда утыручыларның кем икәнен белмибез, сизәбез генә. Ә монда профессорлар, югары белемле укучылар җыелган, бөтен Россиягә танылган табибны да күрәм әле мин монда. Бу диктант – телебезгә, милләтебезгә булган мәхәббәтебезне белдерүнең бер ысулы, – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Бәхет» хикәясен яза башлаганчы, акциядә катнашучылар кәгазь битләренә «Туган тел» шигырен язды. Ә соңыннан барысы да татар халкының рәсми булмаганын гимнын басып җырлады.