news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

КФУда «Интертат»ның язмыш темасын яктырту үзенчәлекләре турында магистрлык эше якланды

Бүген Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистрлары чыгарылыш квалификация эшләрен яклады.

news_top

КФУ магистры, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Интертат» электрон газетасы журналисты Регина Габдрахманова дәүләт комиссиясенә «Интертат» электрон газетасында кеше язмышлары темасын яктырту үзенчәлекләре» темасына магистрлык диссертациясен тәкъдим итте һәм «бик яхшы» билгесенә яклап чыкты.

Фото: Регина Габдрахманова

Студент фәнни хезмәтендә басма һәм онлайн матбугатта тема буларак кеше язмышларын яктырту феноменын комплекслы өйрәнгән, журналистикада кеше язмышлары типологиясен формалаштырган, язмыш темасының матбугатта тоткан урынын билгеләгән, шәхес язмышы турында хикәяләү технологиясен, жанр һәм методларын өйрәнгән, «Интертат» электрон газетасында кеше язмышы темасын яктырту үзенчәлекләрен ачыклаган һәм үзенең иҗади проектын анализлаган.

Иҗади проектын яклау кысаларында автор геройларының катлаулы, каршылыклы, сокландыргыч һәм гыйбрәтле язмышлары турында иҗат иткән материаллары циклын тәкъдим итте.

«Татар иҗтимагый-сәяси журналистикасы» профиле буенча магистратураның көндезге бүлек төркемен быел 7 студент тәмәмлый.

Фото: Регина Габдрахманова

Чыгарылыш квалификация эшләрен яклау дәүләт комиссиясенә студентлар «Диджитал чорында телевидениедә милли контентның үсеш тенденцияләре», «Цифрлы технологияләргә күчү шартларында район газетасының эш спецификасы», «Яңа гасыр» каналының «Татарстан хәбәрләре» тапшыруында бүгенге авыл тормышын һәм авыл кешесенең яшәешен яктырту үзенчәлекләре» кебек темаларга фәнни хезмәтләр тәкъдим итте.

Комиссия составында филология фәннәре кандидаты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе»нең «Болгар радиосы» яңалыклар хезмәте мөхәррире Люция Шәрәфиева, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды баш белгече Ландыш Нәсыйхова, филология фәннәре кандидаты, «Татмедиа» филиалы «Шәһри Казан» газетасы мөхәррире Рәсимә Галиева, фәлсәфи фәннәр докторы, КФУның милли һәм глобаль медиа кафедрасы профессоры Светлана Шәйхетдинова һәм филология фәннәре докторы, профессор, КФУның милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин эшләде.

Фото: Регина Габдрахманова

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 июль 2025
    Исемсез
    Молодцы!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар