Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

КФУ ректоры Илшат Гафуровны тоткарлап Мәскәүгә алып киткәннәр дигән хәбәр таралды

Илшат Гафуров физика-математика фәннәре кандидаты, икътисад фәннәре докторы, профессор.

news_top_970_100
КФУ ректоры Илшат Гафуровны тоткарлап Мәскәүгә алып киткәннәр дигән хәбәр таралды

Бүген КФУ ректоры Илшат Гафуровны федераль үзәкнең көч структуралары хезмәткәрләре тоткарлаган. Бу турыда «Татар-информ» үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.

Матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, Гафуровны самолет белән Мәскәүгә алып киткәннәр.

КФУның матбугат хезмәте агентлык хәбәрчесенә җавап биргәнчә, вуз гадәти режимда эшен дәвам итә, рәсми белешмә юк.

Агентлык чыганагы белешмәсе буенча, Гафуровны тоткарлау Чаллыда «29 комплекс» оешкан җинаятьчел төркеме лидерлары «Алик Большой» кушаматлы Адыган Сәләхов һәм «Рузалик» кушаматлы Рүзәл Әсәдуллин катнашындагы эшләр белән бәйле булырга мөмкин. 

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, Илшат Гафуров депутат булса да, Татарстан парламентында бу хакта комментарий бирмәгәннәр. «Без укыдык, тик бездә башка бер белешмә дә юк, комментарий бирә алмыйбыз», — дигәннәр.

Илшат Гафуров 1961 елда туган. 2010 елдан КФУ ректоры булып эшли. 1995 елдан Татарстан Дәүләт Советы депутаты. Физика-математика фәннәре кандидаты, икътисад фәннәре докторы, профессор, диелә РИА Новости хәбәрендә.

Төрле матбугат чаралары версиясе буенча, тоткарлау туксанынчы еллардагы вакыйгалар белән дә, икътисадый җинаятьләр белән дә бәйле булуы ихтимал.

Әлегә рәсми белешмә юк.

КФУның матбугат сәркатибе Ләйсән Закирова «Казанские ведомости» сайтына комментарий биргән. Ул рәсми мәгълүматны көтеп торырырга киңәш итә. Кичә ул ректор белән бергә «Ел студенты» чарасында булган. 

«Кичә бар да нормада иде. Чарада Илшат Рифкатович булды, мин аның шәхси матбугат сәркатибе, аннан бер адым да калмадым. Без кичә кичке сигездә генә бетердек, аннары ул кунаклар белән очрашты», — дип сөйләгән Ләйсән Закирова.

Аның сүзләренчә, вуз гадәти режимда эшли, ректор алмашу турында сүз юк, мондый фаразлар «көлке» дигән Закирова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100