Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

КФУ ректоры: «Алексей Навальныйның нәрсә теләгәне аңлашылып бетми»

Илшат Гафуров рөхсәтсез акциягә чыккан 36 студент булуын әйтте, аларның берсе дә җинаять җаваплылыгына тартылмаган һәм укудан куылмаган.

news_top_970_100
КФУ ректоры: «Алексей Навальныйның нәрсә теләгәне аңлашылып бетми»
Солтан Исхаков

Илшат Гафуров матбугат очрашуында оппозиционер Алексей Навальныйны яклау митинглары турында үз фикерен әйтте.

«Навальныйның нәрсә теләве аңлашылып бетми. Ул: „Бездә яхшы яки начар“, — дип әйтми. Бездә эшләнеп бетмәгән урыннар бар. Без аларны күрәбез. Татар әйтмешли, шушы урыннарны күпертеп күрсәтә башласаң… Биредә хатын-кызлар утыра — иртән аш пешерсәң, кемгәдер ул ошый, ә кемгәдер — юк. Иң мөһиме: күбесенә ошасын», — диде КФУ ректоры Илшат Гафуров матбугат очрашуында.

Ректор РФ Президенты Владимир Путинның бу вәзгыятькә җавап биргәнен искә алды. «Аңа өстәп әйтер сүзем юк. Кешенең гамәленә юридик бәя бирүче махсус структуралар бар. Әгәр суд карары буенча безнең студентның гамәле җинаять дип табылса, ул биредә укымаячак. Бүгенгә андый карарлар юк. Студентларның законга каршы гамәлләр кылуын хуплый алмыйбыз. Монда [рөхсәтсез акцияләрдә] бернинди яхшылык та юк», — диде ул.

Гафуров сүзләренчә, Алексей Навальныйны яклау акциясендә КФУ студентларыннан 36 кеше күренгән. «Безнең җитешсезлек тә бар. Димәк, без бүген тулаем яшьләргә шөгыль таба алмыйбыз, — диде ректор.

Халыкның протест акцияләренә чыгу сәбәпләренең берсе итеп ул коронавирусны да атады «Кешеләр пандемиядән арыды», - диде ул.

Ректор мисал итеп, КФУны тәнкыйтьләгән роликны китерде. «Безнең турында да социаль челтәрләрдә яздылар. Бер кыз безнең биналар һәм АКШтагы ягулык салу станцияләре бәдрәфләрен чагыштырды. Аларда да яхшы һәм начар яклар бар. Без нормаль аудиториядә утырабыз, ә кемгәдер кондиционер өрә. Аны сүндерсәк, башка кешегә бөркү булыр. Тегесе дә, монысы да хаклы булачак», — диде ул.

Илшат Гафуров «Сәяси таба» дип аталган мәйданчык булдырылуын әйтте. Шулай ук яшьләр белән шөгыльләнгән махсус министрлыкның эшләвен дә искәртте, аның әле яңа гына эшли башлаганын әйтте. «Бу хәлләр [рөхсәтсез акцияләр] бөтен илдә бара, бездә генә түгел», — диде ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100