news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

КФУ профессоры: «Зумерларның пенсиясе 30 мең сумга кадәр булачак»

news_top

100 мең сум хезмәт хакы алган очракта, зумерлар 25-30 мең сум пенсия алырга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ»га КФУ профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох әйтте.

«Минемчә, әгәр хезмәт хакы 100 мең сум булса, зумерларның пенсиясе 40 мең сумнан да кимрәк булачак. Хәзерге хезмәт хакы һәм пенсия нисбәтенә караганда, мондый керемдә пенсия, мөгаен, 25-30 мең сум тирәсе генә булыр», – дип сөйләгән әңгәмәдәш агентлыкка.

Игорь Кох сүзләренчә, бүген хезмәт хакы 80 мең сум булган кешеләр 25 мең сум күләмендә пенсиягә өметләнә ала, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар