Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

КФУ профессоры, Татарстанның атказанган юристы Александра Безина вафат

Александра Безина Казанда хезмәт хокуклары мәктәбенә нигез салучы булган.

news_top_970_100
КФУ профессоры, Татарстанның атказанган юристы Александра Безина вафат

Бүген, 23 августта, КФУ профессоры, юридик фәннәр докторы Александра Безина 87 яшендә вафат булган. Бу турыда университетның юрфагына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Александра Константиновна Безина 1932 елның 15 февралендә Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә туа. 1955 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын бишлегә генә тәмамлый. 1992-1998 елларда гражданлык хокукы һәм процессы кафедрасын җитәкли.

Ул совет заманы һәм Россия хезмәт хокуклары практикасын һәм теориясен өйрәнә. Казан хезмәт хокуклары мәктәбенә нигез сала, 170 тән артык фәнни хезмәт һәм укыту-методик эшләр авторы.

Александра Безина — Россия Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган юристы, суд системасының мактаулы хезмәткәре.

«Юристлар җәмәгатьчелеге Александра Константиновнаның якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклаша», — диелә кайгынамәдә.

Александра Безинаны соңгы юлга озату иртәгә, 24 августта, 10.30 сәгатьтә Казанның Ибраһимов урамындагы 59 йорт янында була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100