Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

КФУ профессоры кыш көне һава торышы аномалияләре булырга мөмкин дип әйтте

Татарстан башкаласында кышның беренче көне аномаль җылы һава торышы, яңгыр, көчле җил белән башланып китте. Һава торышы «сәерлек»ләренең сәбәбе нәрсәдә, быелгы кышка метеорологларның фаразлары нинди — боларны «Татар-информ» хәбәрчесе ачыкларга тырышты.

news_top_970_100
КФУ профессоры кыш көне һава торышы аномалияләре булырга мөмкин дип әйтте
Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Безгә Төньяк Атлантика көчле йогынты ясый»

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәренә караганда, бу атнада республикада һава температурасы нормадан 5-6 градуска югарырак булуы көтелә. Атмосфера фронтлары узганда юеш кар, яңгыр һәм вак яңгыр күзәтелә. Урыны белән буран, көчле җил, бозлавык булуы ихтимал. 

«1 декабрьдә Казанда көндез җылы, яңгыр, юеш кар яуды. Һава торышы көнбатыштан килә, безгә Төньяк Атлантика көчле йогынты ясый. Безгә килгән циклоннар йогынтысында аномаль җылылык саклана. Якын арада суыклар күренми әле», — диде профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев.

Профессор әйтүенчә, климатик норма буенча хәзер Казанда уртача тәүлеклек температура минус 7 градус булырга тиеш, ә чынлыкта кайбер көннәрдә ул 8 градуска югарырак. Узган ноябрь ае, кайбер фаразларга карамастан, нормадан нибары 3 градуска гына җылырак булган. Шуның өстенә, көзнең соңгы аенда явым-төшемнәр дә нормадан артыграк яуган. 

«Күпьеллык климатик үлчәүләр буенча 21 ноябрьдә бездә температура -5 градустан төшеп, кар катламы ятарга тиеш иде. Әмма көзнең соңгы көннәре көчле яңгырлар белән төгәлләнде», — диде Переведенцев.

Җылы һава аномалиясе Казанда киләсе декадада 5-6 градус тәшкил итәчәк. Алдагы биш көн турында әйтсәк, Татарстан башкаласында температура 8 градуска югарырак булачак. 

Явым-төшемнәр буенча соңгы 138 елда рекорд куелды

Ноябрьнең соңгы көнендә Татарстан территориясендә көчле җил дулады. Урыны белән юеш кар белән яңгырлар коеп яуды, кайбер районнарда көчле буран, юлларда томан һәм бозлавык күзәтелде. 

» Россиянең Европа өлешенә актив көньяк-көнбатыш циклоны килү сәбәпле, һава шартлары бозылуы ихтимал. Тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитүче, хәтта секундына 25 метрга кадәр көчәючән җил. Урыны белән юеш кар һәм яңгыр, аерым районнарда буран көтелә, күз күреме начараю, бозлавык, томан, юлларда көчле бозлавык булуы ихтимал», — дип кисәтте алдагы көнне ТР Гидрометеорология үзәге. 

Һава шартлары бозылуның тискәре нәтиҗәләре озак көттермәде. Көзнең соңгы көнендә Казан юлларында көчле яңгыр аркасында 22 светофор эшләмәде, озын бөкеләр хасил булды. Иртән Бутлеров урамында яңгыр һәм көчле җил аркасында төзелеш корылмалары ауды. Көннең икенче яртысында берничә йортта су басты. 

30 ноябрьдә көндез республика буенча һава температурасы 5 градуска кадәр менде, Казанда 2 градуска кадәр җылытты. Бу көнне метеорологлар яңа температура рекорды теркәмәсәләр дә, явым-төшем күләменең чиктән тыш күп булуын ассызыклады. 

«Тәүлек эчендә шәһәргә 20ммдан артык явым-төшем яуды, алдан теркәлгән иң зур күрсәткечтән дә ике мәртәбә артыграк», — дип хәбәр итте КФУ метеостанциясе мөдире Сергей Дмитреев.

Аңарчы метеокүзәтүләрнең 138 еллык тарихында Казанда явым-төшем рекорды 1973 елда теркәлгән булган. Ул вакытта бер тәүлектә 10 мм явым-төшем булган. РФ Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, бу көнне иң түбән һава температурасы 1984 елда теркәлгән һәм ул минус 28,6 градус тәшкил иткән. Иң җылы температура — плюс 5,4 градус — 2009 елда теркәлгән. Казан өчен ноябрьдә нормаль уртача айлык температура минус 3,4 градус, явым-төшем күләме 46 мм булырга тиеш икән. 

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, 1 декабрьдә Татарстанда циклон йогынтысында яңгырлы, юеш карлы болытлы һава торышы сакланды. Җил уртача тизлектә, юнәлешен көньяктан төньяк-көнбатышка үзгәртүчән, төнлә урыны белән тизлеге секундына 16-21 метрга җитте. Төнлә минималь һәм көндез максималь һава температурасы 1-3 градус җылыны тәшкил итте. Юлларда бозлавык сакланды. 

Бүген, 2 декабрьдә республикада шулай ук болытлы булды, төнлә кар, юеш кар, яңгыр яуды. Көндез кыска вакытлы юеш кар күзәтелде. Аерым районнарда җиңелчә буран себерде. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә иде. Төнлә минималь һава температурасы 2-7 градус салкын, көндез максималь температура 0-4 градус салкын иде. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле бозлавык сакланды. 

Иртәгә, 3 декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Кыска вакытлы юеш кар, аерым районнарда җиңелчә буран булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Төнлә минималь һава температурасы 3тән 8 градуска кадәр салкын булачак, көндез максималь температура минус 1дән плюс 2 градуска кадәр булыр дип көтелә. Бозлавык саклана. 

«Җылы кыш килү ихтималы хәзер югарырак, әлбәттә»

Юрий Переведенцев фикеренчә, Казанда кышның беренче ае җылы киләчәк. «Декабрьдә температура нормадан 1 градуска югарырак булыр. 120% чамасында явым-төшемнәр көтелә», — диде КФУ галиме.  

«Казань-Опорная» метеостанциясе мәгълүматларыннан күренгәнчә, нормада декабрь аенда Казанда айлык температура минус 9,3 градус тәшкил итә, гыйнварда — минус 13,1 градус, ә февраль аенда — минус 11,6 градус. «Казань-Университет» метеостанциясе мәгълүматлары бераз югарырак күрсәтә, чөнки ул шәһәр үзәгендә урнашкан. Декабрьдә температура нормасы минус 8,3 градус, гыйнварда — минус 12,2 градус, февраль аенда минус 10,6 градус тәшкил итә. Әлеге саннар 1961 елдан 1990 елга кадәр вакыт аралыгында исәпләнгән.

«Казань-Опорная» метеостанциясе мәгълүматларына караганда, шәһәрдә айлык явым-төшем нормасы түбәндәгечә: декабрьдә — 38 мм, гыйнварда — 33 мм, февральдә — 28 мм. «Казань-Университет» метеостанциясе мәгълүматлары буенча айлык явым-төшем нормасы кышның өч аенда 55, 50 һәм 40 мм.

КФУ профессоры аңлатканча, соңгы елларда безнең якларда кышын һава температурасы күтәрелүе күзәтелә. «Әлеге уңай тренд дәвам итә. Җылы кыш килү ихтималы хәзер югарырак, әлбәттә. Ел белән ел бер-берсенә охшамый, билгеле, әмма җылылык тенденциясе күз алдыбызда, температура арту тизлеге югары. Гыйнвар аенда Казанда 10 ел эчендә 0,95 градуска артса, февральдә — 0,7 градус, декабрьдә 0,5 градус тирәсе», — диде Переведенцев.

Глобаль җылытуның сәбәбе — антропоген йогынтыда. Парник газлары тәэсирендә атмосфераның химик составы үзгәрә. «Парник эффекты» дәвам итә. Соңгы 100 елда планетабызда һава 1,1 градуска җылынган. Әгәр бу җылыну дәвам итсә, гасыр ахырына планета температурасы тагын 3 градуска күтәрелү куркынычы бар, дип кисәтте КФУ галиме. 

РФ Гидрометеорология үзәгендә быелгы кышта минус 20 градус салкыннар, Россиянең Европа өлешендә җепшек көннәр булуын фаразлыйлар. Бу, әлеге дә баягы, шул глобаль җылыну аркасында икән. 

«Һава шартлары үзгәрүчәнлеге, фаразларга карасак, Россиянең Европа өлешендә быелгы кышта аеруча үзен сиздерәчәк. Әле суытып, әле кисәк җылытып торыр. Озак вакытка фараз кылсак, температура глобаль җылынуы күзәтелә, кыска вакыт өчен фараз итсәк, чын салкыннар да булыр әле. Мондый үзгәрүчәнлекнең сәбәбе — климат җылыну. Климат җылынганда тирбәнеш амплитудасы арта», — дип хәбәр итте РИА Новостига Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

Белгеч фикеренчә, кыш дәвамында температура режимы үзгәрүчән булачак. Арктик һава агымы алып килгән суыклар көньяк һава массалары куып китергән җепшек җылы көннәр белән алмашыныр дип көтелә.  

«Гомумән алганда, минус 20 градуска кадәр суыклар булыр дип фаразларга мөмкин. Бу төньяк атлантик тирбәнеш индекслары белән бәйле, альп осцилляциясе шундый үзгәрүчәнлеккә ишарәли», — диде синоптик.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100