Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

КФУ галимнәре: «Ябалаклар һәм каргалар җәфа чигә, ә суерларның эше рәхәт»

Республика территориясендәге куркыныч метеокүренешләр, февраль башындагы аномаль җылылык һәм март аена һава торышы фаразлары турында КФУ белгечләре «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.  

news_top_970_100
КФУ галимнәре: «Ябалаклар һәм каргалар җәфа чигә, ә суерларның эше рәхәт»

 «Ябалакларга тычкан тоту кыен»

Кар күп булуны урам, ишегалды себерүчеләр, автомобиль йөртүчеләр генә түгел, канатлы дуслар — кошлар да зур авырлык кичерә икән. Ябалакларга тычкан тоту кыен, ә саесканнар белән каргалар үзләренең яшереп җыйган запасларын таба алмый интегә, ди. Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде. 

«Без быел үзенчәлекле кышны күзәтәбез — кар бик күп яуды. Быел ябалакларга азык табуы авыр, чөнки алар тычканнар белән туклана. Кар катламы калын, Казанда ул хәзер якынча 60 см тәшкил итә, бу бик күп. Кар юрганының биеклеге 10 смдан да артмаган кышлар да булганы бар. Норма буенча кат катламы 37-40 см гына булырга тиеш. Табигать явым-төшем буенча кышкы планын инде арттырып үтәде», — ди ул.

КФУ профессоры әйтүенчә, кар күплегеннән «ябалаклар җәфа чигә, ә менә боҗыр, көртлек һәм суерларның эш рәхәт, кар эченә чумып, шунда төн чыгалар» икән. Аннары Казанда орнитологлар шуны да искәртә: шәһәрдә кызыл күлмәкле карабүрекләр дә бөтенләй юк диярлек, ә менә миләш чыпчыклары күп.

«Быел миләш тә бик уңган иде дә, кошлар җимешләрен ашап өлгермәде шул, инде коелып утыра. Кышлык запасны көздән үк әзерләүче саесканнар белән каргаларның да хәлләре авыр. Кар күмеп киткәч, казып таба алмыйлар. Киек кошларга ауга чыгучы сунарчыларга уңайлы килде», — дип өстәде Переведенцев.

«Ике көндә Казанга айлык норманың өчтән бере күләмендә кар ишеләчәк»

Юл-коммуналь хезмәтләре дә авыр вакытлар кичерә: явым-төшем күп булгач, аларга да юлларны көчәйтелгән режимда чистартырга туры килә. Идарә итүче компанияләр башкала ишегалларын әле гыйнвар карларыннан да чистартып бетерә алганы юк, ә Казанга чираттагы кар бураннары килде.

«Хәзерге вакытта без Төньяк Атлантикадан килгән циклон йогынтысында калдык. Алдагы атнада шәһәребездә җылы көннәр торачак. Чираттагы циклон явым-төшем алып килә. Киләсе ике көндә Казанга айлык норманың өчтән бере күләмендә кар ишеләчәк», — дип «сөендерде» Юрий Переведенцев.

Галимнәр исәпләвенчә, хәзер норма буенча Казанда уртача тәүлеклек температура -13 градус булырга тиеш, чынлыкта исә ул -4–5 градус кына. Температура атна ахырына кадәр югары булачак. 

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев «җомга көнне явым-төшем күләме 10 ммдан артык булуы көтелә», дип өстәде. Әгәр аның фаразы расланса, инде атна ахырына ук шәһәрдә кар катламы 58дән 68 смга кадәр җитәчәк. 

КФУ доценты әйтүенчә, Казанда кар җиргә 11 ноябрьдә үк яткан һәм шуннан бирле бер генә атна да кар яумый калмаган. Гыйнвар аеның ике көнендә генә дә тәүлеклек явым-төшем 8 ммдан арткан. Әүхәдиев сүзләренчә, 2010-2011 елгы кыш коммуналь хезмәткәрләр өчен тагын да авырга туры килгән әле: ул кышта тәүлеклек явым-төшем нормадан арткан көннәр тагын да күбрәк булган.

Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында кар катламының биеклеге климатик нормадан 10 смга артыграк булып, март күрсәткечен куып җиткән. Казанда җепшек көннәр булмады да диярлек, шуңа күрә кар әллә ни эремәде, арта гына бара. Шулай да абсолют рекордка ерак әле. Чагыштыру өчен: 2011 елның шушы вакытында карның калынлыгы Казанда 80 смдан арткан булса, 1926 елда хәтта бер метрдан узып киткән.

 «Февральдә һава торышы уңай булачак»

КФУ белгечләре мәгълүматына ышансак, тулаем алганда февральдә Казанда һава торышы уңай булачак. Климатик яз фасылы безгә март ахырында — апрель башында килеп дип көтелә.

«Февральдә уртача айлык температура климатик нормадан 1,5 градуска югарырак булыр дип фаразлана. Бу айда норма буенча ул -10 градус тәшкил итә. Явым-төшемнәр дә нормадан тайпылмаска охшый, норма буенча 34 мм. Февральне уңай килер дип көтәбез», — диде Переведенцев.

Март календарь язның тәүге ае булса да, кышның дәвамы әле ул. Күпьеллык климатик күзәтүләргә таянсак, гадәттә безнең якларда җылы көннәр 31 март — 3 апрель аралыгына туры килә. Яз үз көченә керә һәм уртача тәүлеклек температура ноль градустан җылына башлый. Тәүлеклек температура +15 градустан арткач, яз ахырына якынлаша. Гадәттә май урталарында була ул. Әмма менә узган елда җәйге җылы көннәр инде 9 майдан соң ук башланган.

«Мартта Татарстан башкаласында кар катламының иң югары күрсәткече күзәтелә. Кар катламы апрельнең икенче декадасының башында китергә тиеш, 12-13 нче числоларда», — дип ассызыклады Переведенцев.

 «Төркиядә карлар ишә, Америкада — аномаль яшеннәр»

Дөньяда барган глобаль җылыну аркасында соңгы елларда куркыныч метеокүренешләр арта бара. Россия белән газиз Татарстаныбыз да читтә калмый бу йогынтыдан. Температураның кисәк үзгәрүләрен, көчле җилләрне барыбыз да сизәбез.

«Гыйнварда Казанда уртача айлык температура климатик норма чикләреннән чыкмады. Әмма быел ачы, өтеп ала торган салкыннар — раштуа, хач ману салкыннары булмады. Температура фоны җылырак. Климатның глобаль җылынуы турында беләбез. Соңгы ун елда Россиядә дә, гомумән, бөтен җир йөзендә аномаль җылыну күзәтелә», — дип сөйләде Юрий Переведенцев.

Аның мәгълүматы буенча, ун елда Россиядә температура ярты градуска күтәрелә бара, җир шарында — 0,2 градуска. «Глобаль җылыну темпларын без ике тапкырдан да тизрәк узабыз», — ди белгеч.

Соңгы вакытта температура тирбәлешләре еш күзәтелүен дә билгеләде КФУ профессоры. Ул күрсәткән графикта температура 2025 елга үсә. Атмосферада ел саен СО2 концентрациясе арта бара, Арктикада боз мәйданнары кими, диңгез юлы ачыла. Элек Антарктидада боз арта барган булса, соңгы өч елда кисәк кенә эри башлаган, диләр.

«Җылыну дымның парга әйләнүе белән бәйле. Җирдә явым-төшемнәр арта, атмосферада когнитив тотрыксызлык күзәтелә. Нәтиҗәдә, экстремаль метеокүренешләр арта — давыллар, көчле җил, өермә, гадәттән тыш эссе яки салкыннар», — дип ассызыклады КФУ галиме.

Переведенцев аңлатуынча, глобаль җылыну антропоген фактор белән бәйле һәм аеруча кышкы период хисабына арта. Җылыну аркасында безнең җирлектә вегетация вакыты күчә. Ул иртәрәк башлана, соңрак төгәлләнә — билгеле, авыл хуҗалыгы өчен монысы файдага гына. Әмма глобаль җылынуның мәкерлеге шунда ки — явым-төшемнәр режимы үзгәрә. Алар берьюлы явып бетә, «расписание буенча» түгел. Бөтен дөньяда климат шундый тотрыксыз. Табигать катаклизмнарына мисал итеп, КФУ белгече Төркиядә һәм Грециядә ишеп яуган карны, Төньяк һәм Көньяк Америкада моңарчы күрелмәгән 700 чакрым ераклыктагы яшеннәрне атады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100