Кетерди торган камыр йомырка салынмавы белән үзенчәлекле. Камыр бизәкләп бөрү өчен дә уңайлы була. Аннан пешерелгән өчпочмак һәм бөккәннәр формасын да югалтмый.
Камыр өчен: 2 стакан сөт, 100 грамм атланмай, 2 аш кашыгы кибет каймагы, тоз, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, чама белән он.
Камыр басканда, сөт җылы булырга тиеш. Йомшарган атланмай һәм кибет каймагы, тоз салып яхшылап болгатырга. Он белән көпшәкләндергечне бергә болгатырга, аннары барысын бергә кушып камыр басарга. Әзер камырны пакетка салып, 30 минутка суыткычка куярга.
Шул арада төрле эчлекләр ясыйбыз.
Өчпочмак эчлеге: үрдәк ите, сыер ите, бәрәңге, тоз, борыч. Үрдәк итен һәм бәрәңгене шакмаклап, суганны ваклап турарга, тәмлеткечләр кушып яхшылап болгатырга.
Кабак бөккәне эчлеге: кабак, дөге, атланмай, шикәр комы һәм тоз. Ингредиентларны чама белән алырга. Кабакны шакмаклап турарга, дөгене бүрттерергә, атланмайны эретергә һәм тоз, шикәр комы салып болгатырга.
Яшел суган бөккәне эчлеге: яшел суган, пешкән йомырка, тоз, атланмай. Яшел суганны турарга, йомырканы эре угычтан уарга, атланмайны эретергә һәм барысын бергә болгатырга.
Камырны тигез кисәкләргә бүләргә, җәяргә һәм төрле эчлекләр салып ясарга. Барысын да майланган табага тезәргә, духовкада әзер булганчы пешерергә.